Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бабшановлар – “Ел гаиләсе-2020” призерлары

последние и лучшие новости искусства в мире

28-10“Гаилә” төбәк үзәгендә Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Гаризаларны кабул итү һәм материаллар бирү 12 апрельдә тәмамланды. Төмән өлкәсенең социаль үсеш департаменты «Гаилә» төбәк үзәге белән берлектә «Ел гаиләсе-2020» Бөтенроссия конкурсының Төмән региональ этабы координаторлары булып торалар.

14 иң яхшы гаилә төбәк этабында «Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә», «Алтын гаилә», «Авыл гаиләсе», «Яшь гаилә» һәм «Күп балалы гаилә» исемле биш номинация буенча алдынгы урыннарны билгеләделәр.

Муллаш авылыннан Гөлфия Сәлимҗан кызы һәм Илгиз Мансур улы Бабшановлар гаиләсе «Ел гаиләсе – 2020» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында - «Традицияләрне саклаучы гаилә» һәм «Авыл гаиләсе» номинацияләрендә 3 нче урынны яуладылар. Алар - «Төмән районының супер гаиләсе» район конкурсында, «Балык спорты ярышлары»нда, район чараларында һәм халык иҗаты конкурсларында, «Дуслык күпере» өлкә фестивалендә һәм «Искер җыен» халыкара фестивалендә актив катнашучылар.

Гөлфия һәм Илгиз инде 10 ел бергә. Бу иҗади һәм энергияле гаилә ике искиткеч бала тәрбияли. “Хәзинә” фольклор ансамбле җырчысы Гөлфия кызлары Илүзәдә дә җырга-моңга мәхәббәт уяткан. Ул 7 яшьтән Муллаш авыл клубының “Ләйсән” ансамблендә вокал белән шөгыльләнә. Алар икесе дә район, өлкә, төбәк һәм халыкара фестивальләр һәм конкурслар лауреатлары. Гөлфия 2018 елдан «ГипертонияСтоп» профилактик эше буенча волонтерлык эшчәнлеген алып бара һәм Богандинка поликлиникасында фельдшер булып эшли, ә Илгиз хәрби частьтә хезмәт итә. Алар яңа йорт салалар һәм йорт янындагы җирне төзекләндерәләр. Гөлфия татар милли ризыкларын (бавырсак, пәрәмәч, бәлеш һәм өчпочмак) әзерләргә ярата. Табигатькә карата мәхәббәт һәм уртак мәнфәгатьләр әлеге яшь гаиләнең яшәү урынын билгеләделәр. Муллаш авылы - гаиләдә мәхәббәт, хөрмәт һәм аңлау хөкем сөрү өчен матур җәннәт почмагы. Бәхет һәм яңа иҗади җиңүләр аларга!

Тәския НАЗМЕТДИНОВА, Төмән районы, Муллаш авылы.
(Ләйлә МАДЬЯРОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836