Материалы

Бакчалының эше күп

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән районы, Салаир авылында яшәүче Нәсимә һәм Кафи Азаматовлар гаиләсендә дүрт баланың өченчесе булып кыз бала дөньяга аваз сала – аңа Миннегөл дип исем кушалар. Бала чагы туган Салаирда үтә, ул бик тырыш, эшчән булып үсә.

Авылда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Төмәннең камволь-постау комбинатында эшли башлый. Бер ярым ел эшләгәннән соң, Салих Кармышаков дигән егет белән танышып тормыш корып җибәрәләр. Күпмедер яшәгәннән соң тормыш иптәше Совет армиясенә хезмәт итәргә китә, аларның бу вакытта беренче кызлары туып кала.

1979 елда Салих торфчыларда тракторчы булып эшли, аннан соң шоферлыкка укып, җиңел машинада түрәләрне йөртә.

1982 елда икенче малай, 1990 елда өченче булып кыз туа.

Балалары хәзерге вакытта эшлиләр, өч оныклары бар. Яңа Тарман авылында үз көчләре белән заманча өй төзеп чыгалар.

Миңнегөл Тарман хастаханәсендә ун ел санитар булып эшли, вазифасын бик яратып башкара, авырулар да хөрмәт итәләр аны, чөнки ул үзе кешегә бик игътибарлы, елмаеп кына сөйләшә. Шулай итеп тормыш иптәше Салих белән 38 ел бер-берләрен хөрмәт итеп, тормыш арбасын тарталар. Балалары да әти-әниләренә булышып, хәлләрен белешеп торалар. Зур бакчаларында алмагач, кара һәм кызыл карлыганнар, чия һәм җиләк-җимешләр үсә, кош-кортлары да бар.

Әмир ЮСКАЕВ, Төмән районы, Талымхан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума