Материалы

Бал һәм дарчин – авырулардан дәва

последние и лучшие новости искусства в мире

* Йөрәк авырулары вакытында көн саен иртәнге ашка бал һәм дарчин (корица) ончасы сыланган ипи ашагыз. Ул холестерин күләмен киметә, кантамырлар тыгылудан саклый. Бал һәм дарчинны даими ашау йөрәк мускулларын ныгыта.

* Өлкәннәрдә хәлсезлек күзәтелгәндә 1:1 нисбәтендә кушылган бал һәм дарчин катнашмасы ашарга кирәк. Ул игътибарны арттыра һәм хәрәкәтчәнлекне яхшырта.

* Буыннар ялкынсынганда һәр көнне иртән һәм кичен 2 балкашык бал һәм 1/4 балкашык дарчин кушылган 1 стакан җылы су эчегез. Әгәр моны даими кабатласагыз, хәтта буыннарның дәвамлы ялкынсынуы да чигенәчәк.

* Авыруларга бирешүчәнлек күзәтелгәндә 1:1 нисбәтендә кушылган бал һәм дарчин катнашмасын көн саен ашагыз. Ул тәннең саклагыч көчләрен ныгыта.

* Чәч коелганда, пеләшләнгәндә чәчләргә җылытылган зәйтүн мае, бал һәм дарчин кушып ясалган (1:1:1 нисбәтендә) катнашма сылап, 15 минут тотыгыз да җылы су белән юыгыз.

* Ашказаны җәрәхәте вакытында бал һәм дарчин катнашмасы ашказанындагы авыртуны баса, шулай ук ашказаны җәрәхәтен дәвалый.

* Очан вакытында эч кибүне киметү өчен бал һәм дарчин катнашмасы ашагыз.

* Авыздан начар ис килгәндә тамакны бал һәм дарчин ясалган кайнар эремә белән чайкагыз. Ул начар ис китереп чыгара торган микробларны үтерә.

* Салкын тигәндә 1 аш кашык балга 1/4 балкашык дарчин кушып, көнгә 3 тапкыр ашагыз. Болай эшләгәндә, хәтта дәвамлы ютәл дә бетә, борын юлларын чистарта.

* Кандагы холестерин күләмен киметү өчен, 2 ашкашык бал, 3 балкашык дарчин һәм 2 стакан җылы суны кушып болгатыгыз. Шушы сыеклыкны 2 сәгать вакыт узгач, кандагы холестерин күләме 10 процентка кими, ә катнашманы көнгә 3 тапкыр эчү хәтта дәвамлы авырулары булганнарның да холестерин күләмен тәртипкә китерә. Яшь булып калу өчен бал һәм дарчин белән даими рәвештә чәй эчегез. Ул якынлашып килүче картлыкны чигенергә мәҗбүр итәчәк. 1 балкашык дарчин өстенә 2 стакан кайнар су салып, суынганын көтегез, 4 балкашыгы бал өстәгез һәм көнгә 3-4 тапкыр 1/4 чәшке эчегез. Болай тире йомшарып китәр, картаймас.

(“Юлдаш”).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума