#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бала баласы балдан татлы

последние и лучшие новости искусства в мире

Гаиләләр күп, әмма барысының да тормышлары ал да гөл түгел шул. Күпчелеге “үрнәк алырлык гаиләләр” дип мактап язабыз. Кайгы-хәсрәт, бәла-каза капкаларын какмаган гаиләләр бар микән? Ә бит тормыш юлы сикәлтәле дип, юкка гына әйтмиләр. Беркемнең дә җайлы гына аккан сулар кебек бармый. Һәр әти-әнинең теләге: балалары бәхетле булсыннар, матур гаилә корып, үз сабыйларын тигезлектә үстерсеннәр. Ләкин тормыш син уйлаганча гына барса икән лә...

Олы гына яшьтәге апа белән очраштык, билгеле булганча, әгәр дә исем-фамилияләрен алыштырып язсак кына, тормыш юлларын сөйләргә ризалык бирәләр. Беркемнең эчендәгесен тышка салып, бөтен дөньяга рисвай буласы килми. Гомумән, хәзер халык үз эченә бикләнеп яши.

Апаның исемен Мәүлидә дип атыйк. Яшьлегендә ерактан Төмән шәһәренә килеп эшкә урнаша. Үзләре ягыннан егет белән танышып, күпмедер йөргәч, кавышып яңа тормыш башлыйлар. Башта тулай торакта бер бүлмәдә яшиләр. Ир малайлары, аннары кызлары дөньяга килә. Ирле-хатынлы икәүләшеп эшли-эшли заводтан ике бүлмәле фатир, “Жигули” машиналы булалар. Шул заманаларда фатирлы, машиналылар хәлле генә яшәүчеләр рәтенә керәләр иде. Иренең көнчеллеген исәпкә алмаганда, ярыйсы гына яшиләр. Уллары үскәндә үк үз сүзле бер кире малай булды. Әти-әнисенә буйсынуны, алар сүзенә колак салуны уйлап та карамады. Ул тулы гаиләдә, җитеш тормышта үссен дип, малайга барысын да бирергә тырышалар. “Тормышыбызны бөтен итү өчен заводтан кайтып кермәдек, - дип сөйләп китте Мәүлидә апа. - Малай үсеп җиткәч, кеше төсле булсын дип, туйлар ясап, өйләндердек. Яшь гаилә төньяк шәһәрләренең берсенә эшкә барып урнашты. Безне куандырып, нәселебезнең дәвамчысы булып оныгыбыз дөньяга килде. Әй, безнең шатлыкның иге-чиге булмады. Ләкин, иртән куанганбыз икән, оныгыбызның үскәнен без күрә алмадык. Килен белән улыбыз аерылыштылар һәм оныкны әнисе еракка алып китте. Улыбыз үзенең газиз баласын язмыш кочагына ташлап калдырды. Ул вакытта ниләр кичергәнемне үзем генә беләм. Оныгымны уйлап, йөрәгем телгәләнде, көн-төн еладым.

Еллар узды. Арада еллар гына түгел, меңләгән чакрым аралар иде. Ничек яши ул бала, ничек укый? Әнисе эштә чакта кем карый? Әби-бабасын уйлый микән? Оныткандыр, мөгаен.

Менә шундый сораулар башта бөтерелде. Ә әтисе, хәтта, малайга алимент та түләмәде. Үзенең дә бүтән рәтле гаиләсе булмады. Артык иркәләтеп, гел аңа гына булсын дип, малайны бозганбыз. Бәлки, язмыш бездән оныгыбызны шуның өчен дә аергандыр. Гел оныкны күрәсе килде, башыннан сыйпап, кысып-кысып бер кочаклагач та, йөрәктәге ялкын басылыр төсле тоелды. Инде чама белән ул да үсеп җиткән егет булырга тиеш. Эзләп барырга кыенсындык. Моңа кадәр кайда булдыгыз, исегезгә төштемени, дияр кебек. Холык-фигыле белән һәм нинди кеше икән дип уйлана башладым. Әгәр дә оныгыбыз, безне эзләп табып, яныбызга килсә, бәхетнең җиденче катында булыр идек. Бала баласы балдан татлы, диләр бит. Балакаемның тезләремә башын салып: “Әбием, син минеке генә бул, яме!” дигәннәре әле дә күз алдымда. Тагын кемнеке булыйм, син бит безнеке бердәнбер оныгыбыз, нәсел дәвамчыбыз. Без картаеп үлгәч, шушы дөньялар бит улым сиңа кала, дия идем. Ул вакытта әле кечкенә иде, хәтерли микән шул сүзләремне?

Ходайның рәхмәте, минем шулай өзгәләнеп Аллаһыдан сораганнарым кабул булды, күрәсең. Оныгымның, йөрәк пәрамнең безнең янга киләсен ишетеп, хәбәр алдык. Әй, белсәгез инде ничек шатланганыбызны, бабай белән икебез очып кына йөрдек. Күрешәсе көнне уйлап, әллә нинди планнар корып бетердек. Татар бит кадерле кунагын көткәндә, бәлеш пешерә, сарык чала, һич булмаса тавык булса да суя. Без инде боларның барысын да эшләрлек җитешле тормышта, үз йортыбыз белән яши идек. Оныгым өйләнгән, безгә килен белән килделәр. Яшь киленнең йөкле булуын белгәч, тагын бер куаныч өстәлде. Димәк, нәсел дәвам итә. Олы киленгә рәхмәт, булдыксыз иргә бардым дип, безгә ачу тотып йөрмәгән. Оныгыбызга әби-бабаең бар дип, искәртеп торган. “Исәнме, әби!” – дигәнен ишеткәч, йөрәгем тибүдән тукталгандай булды. Бәрәкалла, оныгым биек буйлы, чын ир-затын хәтерләткән, чибәр ир булган бит. Янында елмаеп сөйкемле хатыны басып тора. Мин оныгымның йөрәк турысына башымны куеп туйганчы еладым. Гомер буена җыелган сагышларым күз яше белән чыгып беткәч, шат лыклы, бәхетле күз яшьләренә әйләнде.

Киленем оныгыма чын тәрбия биргән, аны итагатьле, рәхимле итеп үстергән. “Әби-бабай” дип безне эзләп килгәннәр бит.

Яшьләр колагына шуны әйтәсем килә: балаларын калдырып аерылышмасыннар иде. Өйләнешкәнче бер-берсе белән күбрәк аралашып, һәрьяктан карап кына кавышсыннар иде. Оныгым нинди әйбәт булса да, аның күңеленең бер почмагы китектер. Кемгә җиңел атасыз үсү. Ул бит әби-бабай назыннан да, аларның күңел җылысыннан мәхрүм калып үсте.

Инде җаным тыныч. Оныгыбыз белән очрашуга киртә булмаган өчен киленгә тагын бер кат рәхмәт. Үз яхшылыгы үзенә кайтсын, үз килененә хөрмәтле каенана булсын».

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836