#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бала һәм ата-ана арасында дуслык күпере

последние и лучшие новости искусства в мире

Нәни бала - кечкенә проблема, зур бала - зур проблема дигән әйтем бар халыкта. Теләсә кайсы ата-анага да баласын үстерү, аңа тиешле тәрбия бирү бер дә җиңел бирелми. Бу мәкаләмдә, әлбәттә, барлык проблемаларны да ачыклап булмаячак, шулай да берничәсен карап үтик.

Бала йокыдан уянуга ук дөнья белән танышу башлана, аралашу тирәлеге киңәя. Мәктәпкә укырга кергәч, яңа дуслар таба, төрле гадәтләргә, ямьсез сүзләргә өйрәнә. Шул чак ата-ана, әлбәттә, аптырашка кала. Мондый очракта ярдәмгә психолог килә. Төмән шәһәре мәктәбендә эшләүче Наталья Николаевна Храмова 20 ел балалар белән эшли. Үзебезне кызыксындырган сораулар буенча без аның белән әңгәмә кордык.

- Наталья Николаевна, күп вакытларын урамда уздыручы балалар ата-аналарының сүзләренә колак салмый, урам законнарына буйсынсалар – моны сез уңай күренеш дип табасызмы?

- Урам сүзен ишетүгә - тәмәке, аракы, наркотиклар кебек ямьсез хәлләр күз алдына килә башлый. Ә уйлап карасак, алар белән интернетта утырган һәр бала таныш. Ә балага яшьтәшләре белән аралашу бик кирәк, чөнки ул бу вакытта шәхес буларак формалаша.

- Үсмергә ирек бирү кирәкме?

- Бу бик четерекле мәсьәлә. Кайбер ата-ана балаларына тулы ирек бирәләр. Ә бу яшьтә баланың үзаңы, җаваплылыгы юк, башкарган гамәлләренә җавап бирә алмый. Ә икенчеләре балаларына бөтенләй ирек бирмичә, һәр адымнарын кайгыртып, күзәтеп, эшләрен үз җилкәләренә алалар. Шуңа бала бурыч, җаваплылыкның нәрсә икәнен белми, үз фикерен әйтә алмый, сүзендә тора алмаган йомшак холыклы шәхес булып җитешә.

- Бала белән ничек уртак тел табып була соң?

- Мәсәлән, бала ата-анасының рөхсәте белән сәгать 10га хәтле дип уйнарга чыга. Ләкин урамнан ул 12дә генә кайта. Бу очракта ата-анага бала белән сөйләшеп, ничек борчылганыгызны, аны яратуыгызны белдереп, дусларча аңлатырга кирәк. Җәза бирү әлеге проблеманы чишми, чөнки икенче бала киңәш сорап сезгә килмәячәк. Кайвакыт ата-ана балаларына кем белән дус булырга, ә кемнәрне читкә кагарга киңәш итә башлый. Мондый очракта ата-анага баладан акыллырак булырга кирәк. Әгәр яңа дусты охшамаса, тавыш чыгармыйча, әлеге баланы өйгә чакырып, күзәтеп, яңа нәтиҗә ясарга була.

- Димәк, ата-ана һәм бала арасында дуслык күпере төзергә кирәк. Шул чакта гына тәрбия эше уңышлы булачак. Акыллы киңәшләрегез өчен зур рәхмәт сезгә.

Оксана РАВЯГИНА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836