Материалы

Балаларга Мәүлет бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

3-3Төмән шәһәрендәге «Әминә» хәләл кафесында Төмән өлкәсенең яшьләр мәдәни-эшлекле үзәге «Төзүче» милләтләр мәдәнияте сараеның татар мәдәнияте бүлеге белән берлектә балалар өчен Мәүлет бәйрәме үткәрде.

Чара Коръән уку белән башланды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, викториналарда катнаштылар. Нәшидләр, салаватлар яңгырады. Тагын да Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәр турында мультфильм карадылар. Күпләре милли һәм дини чарада беренче генә тапкыр катнашмый инде, шуңа да балалар актив булдылар. Балаларга традицион ислам кыйммәтләре турында яшьтән үк аңлатырга кирәк, аларга пәйгамбәребез (с.г.в.) кешелеклелеге турында сөйләп кешелеклелек тәрбиялисе иде. Мәүлетне бәйрәм итүне тыйган секталардан сакларга кирәк үзләрен.

Бәйрәмдә Талымхан авылыннан Илнара Рамазанова җитәкчелегендәге «Шаян» ансамбле һәм Ямбай белән Турай авыллары балалары катнаштылар. Балалар өчен Мәүлетне ел саен үткәрергә кирәк, диделәр алар. Бәйрәмне уздыруда булышкан Төмән өлкәсе себер татарлары автономиясенә (җитәкчесе Нуретдин Ибраһимов), «Әминә» хәләл кафесына (директоры Радик Атауллин), мөфти Фатыйх хәзрәт Гарифуллинга рәхмәт белдерделәр.

Илшат ТАШТИМИРОВ.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума