#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Балаларга ни диярбез?

последние и лучшие новости искусства в мире

40-10Каршымда гади генә татар Бабшановлар гаиләсе. Авыл балалары булуга карамастан, Наилә – Богандинкадан, Раид – Ялутор районы, Күлавылдан табышып-кавышып шәһәргә килеп урнашалар.

Ике яшь йөрәк әле күптән түгел генә туйлар ясап, яши башлаганнар иде. Менә инде 15 ел вакыт узып та киткән. Бу әле гомерләренең уртасына гына якынлашалар дигән сүз. Гаилә тормышлары ныгып, чәчәк аткан мәл. Башка бәхетле гаиләләр кебек, алар тормышын да балалар бизи - Данис белән Алинә исемле мәхәббәт җимешләрен тәрбияләп үстерәләр. Тик гаиләдә балалар туган телләрен белмичә үсүләре әти кешенең эчен пошыра икән. “Балаларның телне белү-белмәүләре үзегездән тора бит”, - дигәч, Раид Раил улы: “Әниләре татар телне өйрәнмәгән, дөресрәге аңа да өйрәтүче булмаган”. Мондый чакта нәрсә әйтәсең, иң мөһиме теләк кирәк, үз телеңне ярату һәм милләтең белән горурлана белү. Болар өчесе булганда гына максатыңа ирешеп була.

Әңгәмәдәшем бик ачык, аралашучан кеше булып чыкты.

Кызганычка каршы, хатыны Наилә Әмир кызы белән очрашырга, фоторәсемгә гаиләләре белән төшерергә насыйп булмады. Хуҗабикә медицина үзәгендә эшли икән.

Раидтан, Төмән шәһәре ошыймы, дип сорагач, аның бер мизгелгә күзләрендә чаткылар кабынды. “Бик ошый, Төмән бит ул безнең горурлыгыбыз. Көннән-көн зурая, матурлана. Тыныч шәһәр, кешеләре  әйбәт, төрле милләтләр белән мөнәсәбәтләр яхшы, яшәү өчен иң уңайлы, бай регион. Кешедә тырышлык кына булсын, һәрнәрсәгә ирешеп була. Мәсәлән, миңа, миллион акча бирәбез, икенче шәһәргә кит, дисәләр, китмәс идем. Чөнки Төмәннән дә әйбәт шәһәр юк”, - диде Раид Раил улы.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836