#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бариевларның гаилә бәхете

последние и лучшие новости искусства в мире

29-5Зур һәм тату гаиләләр халык арасында һәрчак хөрмәткә лаек. Көчле ил һәм тотрыклы җәмгыять ныклы гаиләдән башлана.

Минсифа Абдулла кызы һәм Таһир Мөхәммәткалый улы Бариевлар - Вагай районы, Аксурка авылында хөрмәтле кешеләр. Бергә бәхетле булуларына, мәхәббәттә һәм татулыкта яшәүләренә - 44 ел. Өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары Гүзәл - ике бала анасы, әти-әнисе белән авылда яңа йортта яши, мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшли. Гөлзифа белән Зөлфия белем алып, Тубыл шәһәрендә эшлиләр, үз гаиләләрен корганнар. Алар еш кына әти-әниләре янына кунакка киләләр. Балалар җәй көне әби-бабай янында ял итәләр. Ирле-хатынлы Бариевлар хәзер лаеклы ялда.

Гаиләне, мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләрнең гармониясен саклап калу - беренче очрашуларның романтикасы түгел, ә озак вакыт дәвамында тырышлык һәм хезмәт, ир белән хатынның да көндәлек эше. Шуңа күрә берничә дистә ел бергә гомер итүче һәм шул ук вакытта үзен бәхетле хис иткән кешеләр хөрмәткә лаек.

29-7Бариевлар өчен гаилә - беренче урында. Ә йорттагы һава торышы һәрвакыт ачык һәм кояшлы булсын өчен үзара килешергә, башка кеше фикеренә колак сала белергә кирәк, дип саный алар.

- Безнең барысы да уртак - кайгырту һәм бурычлар, ялда да без бергә. Балаларны кечкенәдән үк эшкә өйрәттек. Без өй эшләрен хатын-кызларныкы һәм ир-атларныкы дип бүлмибез. Безнең үз бакчабыз бар, ел саен бәрәңге утыртабыз, хуҗалыгыбызда ике сыер, биш ат бар, сарыклар һәм тавыклар асрыйбыз. Дусларыбыз күп безнең. Еш кына зур, тату компания белән бергә җыелабыз, - дип сөйли гаилә башлыгы.

Елмаючан, мәрхәмәтле Минсифа Абдулла кызы тормыш иптәше турында сөйләгәндә эчтән балкып торган кебек:

29-10- Иптәшем урманга йөрергә бик ярата. Мин аның мавыгуын хуплыйм. Җәй көне җиләк-җимеш, гөмбә җыярга бөтен гаиләбез белән йөрибез. Аның белән без таш стена артындагы кебек. Ул бөтен нәрсәгә оста, авыл ирләре өчен тиешле һәр нәрсәне белә, столяр да, балта остасы да, мич тә сала. Көймәләр, чаналар, кашыклар, матрешкалар һәм төрле уенчыклар ясый. Ә иң мөһиме - гаилә башлыгы, туендыручы, барлык гаилә көнкүрешен оештыручы.

Таһир Мөхәммәткалый улы хезмәт ветераны исемен яулап, лаеклы ялга чыккан. Совхозда терлекче, аннары үз белгечлеге буенча киномеханик булып эшләгән. Үзгәртеп кору чоры башлангач, мәктәпкә хезмәт укытучысы булып күчә. Ул малайларны столяр эшенә өйрәтә башлый. Пенсия алдыннан мәктәп котельнясында кочегар булып та эшләде. Һәр коллективта аны хезмәт сөючәнлеге, җаваплылыгы, яхшылыгы һәм ярдәмчеллеге өчен бәяләделәр. 29-8Һәр оешмада ул җитештерү алдынгысы, ярышларда җиңүче булган, моның өчен бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Мәсәлән, бер Мактау грамотасын мөселман дини оешмасыннан мәчет төзүдә ярдәм иткәне өчен, икенчесен - мәктәп хакимиятеннән халык-гамәли сәнгать традицияләрен торгызу эшендә тәрбия эшләре өчен биргәннәр.

Хатынының да эш стажы зур - 37 ел. Минсифа Абдулла кызы белгечлеге буенча - тегүче, әмма күп еллар икмәк пешерүче, аннары совхоз ашханәсендә, соңрак 25 ел мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшләгән. Бариевларның куллары алтын, аларның кул эшләре район музеенда, конкурсларда, фестивальләрдә тәкъдим ителә. Минсифа Абдулла кызы үзенең кулинар сәләтләреннән тыш, оста тегүче, бакчачы, уңган хуҗабикә, иренең тугры хатыны, оныкларының яраткан әбисе дә.

29-6Бариевлар сәхнә талантларына да ия. Берсе күп еллар дәвамында балалар өчен бәйрәмнәрдә һәм өлкәннәр өчен маскарадларда алыштыргысыз Кыш Бабай булса, икенчесе - бүгенге көнгә кадәр концертларда чыгыш ясый, район смотрларында, фестивальләрдә катнаша, җырлый, бии, рус һәм татар телләрендә шигырьләр сөйли. Тормыш иптәшенең хезмәте һәм артистлыгы өчен дипломнары, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары да күп.

Минсифа Абдулла кызы Тубыл шәһәрендә узган Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Ничек яшисең, ветеран?” шәһәр ачык ветераннар конкурсында катнашып,“Нәфис сүз” номинациясендә беренче дәрәҗәдәге дипломга лаек була. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен күп бүләкләре, Төмән өлкәсе Мәгариф департаментының Рәхмәт хаты да бар.

Бариева - «Родник» һәм «Ромашка» ветераннар ансамбле солисты. “Оста куллар осталыгы” конкурсында, “Минем еллар - минем байлыгым”, “Ветераннар җаны белән картаймый” фестивальләрендә, Сабантуйларда һәм татар мәдәнияте көннәрендә катнаша. Хәзер Минсифа Абдулла кызы авыл җирлеге ветераннар советы әгъзасы.

29-9Бариевлар авылның иҗтимагый тормышында актив катнашалар, Аксурка авыл җирлеге башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгәннәр. Алар дус, актив, оптимизм белән яшиләр. Хәзер алар кызларына биш оныгын тәрбияләргә булышалар. Аларның ишегалларында идеаль тәртип, ә бакчалары – җәннәт почмагы, биредә хуҗабикә чәчәкләр үстерә.

Бариевларның мәхәббәт формуласы бик гади: бер-береңне хөрмәт итү, аңлау һәм җаваплылык тоту. Иң мөһиме - бер-береңә юл куя, якын кешеңне тыңлый һәм ишетә, аның хисләрен аңлый белү. Әлбәттә, 44 ел бергә яшәү дәверендә, теләсә кайсы гаиләдәге кебек үк, шатлыклар һәм кайгылар, кыенлыклар һәм уңышлар да булган. Үзгәрешсез булып бер-береңә мәхәббәт һәм хөрмәт калган.

Гаилә тату булганда, байлык та кирәк түгел, диләр. Дус һәм нык гаиләләр - яшьләр өчен үрнәк. Шундый гаиләләргә карап, яшьләр үзләренең ныклы һәм бәхетле гаиләләрен булдырсыннар, балаларны мәхәббәт һәм яхшылыкта тәрбияләсеннәр иде. Бариевларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телибез.

Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы.
(Ләйлә М
АДЬЯРОВА тәрҗемәсе).
Фоторәсемнәр гаилә архивыннан алынды.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836