#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бавырыңны сакла

последние и лучшие новости искусства в мире

Организмны пычраткан нәрсәләрдән, даруларның калдыкларыннан чистарту эше белән бавырыбыз мәшгуль. Без даруларны күбрәк эчкән, дозаларны сакламаган саен организмга килгән зыян да зуррак. Дөньяда меңнән артык дару препаратының бавырга зыян салуы мәгълүм. Даруларны күп эчүдән организмга салына торган зыянның ун проценты аңа туры килә.

Бавыр өчен иң зарарлы дару – “Парацетамол”. Бавырга зыян салучы дарулар рәтендә икенче урында ялкынсынуга каршы стероидлы булмаган дарулар тора. Аларны артритлар вакытындагы авыртуларны басу өчен кулланалар. Артрит ише чирләр хроник чирләрдән саналганга күрә, дарулар да озак вакыт эчелә.

Өченче урында – антибиотиклар. Шулай ук туберкулезга, яман шешкә каршы дарулар да агулы.

Бу гына түгел әле. Фитотерапия, хәтта кайбер витаминнар да бавырга авырлык китерә. Даруларны чамалап кына эчәргә кирәклеген беркадәр аңлау бар барын. Тик шулай да төрле үләннәрне, катнашмаларны халык файдалы гына дип белә.

Иң элек авырлыкны киметү өчен эчелә торган препаратлар турында сүз бара. Хәтта аерым төр витаминнар да бавырга зыян сала ала.

Мәсәлән, А һәм Е витаминнары кушылмасы тән тиресен матурлау өчен еш тәкъдим ителә. Әмма Е витамины А витаминының агулы тәэсирен көчәйтә.

Себерне яуларга барган беренче кешеләр бавырлары эшләмәүдән үлә торган булганнар. Чөнки алар шушы витаминнарга гаять бай ак аю бавыры белән сыйланырга яратканнар.

Әлбәттә, мондый тайпылышлар гел булып тормый. Алай да, кай тарафтан куркыныч янаганын белеп тору мөһим.

Дарудан зарар килгәнлеге биш көннән, ә кайвакыт берничә айдан соң гына ачыкланырга мөмкин. Шуңа күрә тәҗрибәле табиб хроник авыруларының бавыры ни хәлдә икәнлеген игътибарлап торырга тиеш. Иң дөрес юл – вакыт-вакыт “бавыр пробалары” алу.

Күп очракта дарулар зыянлы түгел. Тик шулай да әледән-әле бавырны тикшертеп торырга кирәк. Бавыр зарарлануын ALT ферментының артуы хәбәр итә. Кирәк дип тапкан очракта табиб УЗИ яки фибросканирование билгели.

Иң мөһим киңәш: үз белдегегез белән дәваланмагыз, иң гади даруларны да тиктомалдан гына капмагыз. Бавырның өч төп дошманы бар: алкоголь, чамасыз дару эчү, майлы ризык ашау. Шул дошманнарны гына җиңә алабыз бит инде.

Бавырның дошманнарын гына түгел, “ярдәмчеләрен” дә барлыйк.

Бетаин – бавыр күзәнәкләрен яңартучы матдә. Аны иң элек чөгендердә табалар. Ак күчәнле һәм чәчәк кәбестә, бәрәңге, кишер, суган, томат, кавын, алмада да күп.

Глюкозинолат – ферментлар синтезында катнаша, бавырга төрле агулардан арынырга ярдәм итә. Әлеге матдә әвернә чәчәклеләр семьялыгына караган яшелчәләрдә: кәбестәнең һәрбер төрендә, шпинат, кресс-салатта бар.

Монотуендырылган майлар – организмнан зарарлы холестеринны чыгара. Яшелчә-җимештән моңа аеруча арахис һәм авокадо бай. Шулай ук яхшы сыйфатлы үсемлек майлары составында да бар алар.

(“Сөембикә”).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836