#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бер вакыт кына

последние и лучшие новости искусства в мире

Еллар, гомерләр уза. Яшен тизлеге белән үтә. Элек яшь вакытларда алай ук түгел иде. Кыш айлары, бигрәк тә озын булып тоела, һич тә язны көтеп алыр чама юк. Хәзерге яшьләр дә бит вакытның тиз үтүенә зарланышып хәлләре бетә, хәтта балалар да “каникуллар беттемени”, - дип, аптырашып китәләр. Бәла-каза, хәвеф-хәтәр күбәйгәннән күбәя, дөньяларның тынычлыгы юк, анда сугыш, монда сугыш учаклары кабынып тора. Адәм баласы үз ихтыяҗларының колына әйләнде”, - дип Гөлсем апа иртәдән бирле шул уйлар белән мәшгуль.

Олыгайгач, үткән гомерне барлап, уйлар дулкынында бөтерелергә кала икән. Бар иде аның да яшь, җитез, кулларында ут уйнатып, дөньясын дер селкетеп торган чаклары. Зур авылның иң чибәр, иң уңган кызы булып читтән килгән егеткә кияүгә китте. Кияү егет дә яхшы гаиләдән, уңган-булган, типсә тимер өзәрлек ир булып чыкты.

Икесе дә тырыш булгач, гаилә тормышын тиз күтәрделәр. Шәһәрдә хөкүмәттән фатир көтеп ятуны хуп күрмәделәр. Җир юнәтеп, үзләренең йортларын өлгертеп, матур гына яшәп киттеләр.

Советлар чорында бер кешенең эш хакына корынып, гаиләңне туендырып та була иде. Бөтен кеше бер тигез, бер фабрика теккән киемдә йөриләр. Бер сум акчаң булса, син бай, ә хәзерге бер сумга берни дә ала алмыйсың. Адәм балалары да шулай очсызланды. Кеше белән кеше, туган белән туган арасында аралашу, фикер алышу, ярдәмләшү, хәл белешү кебек сыйфатлар бетте. Кая барма – бар да акча белән үлчәнә, бөтен йорт эшләре автомат белән эшләнсә дә, кешенең вакыты юк. Ә бит балалар үстергәндә кер юып хәл бетә иде. Бәби чүпрәкләрен бертуктаусыз юып, ничек киптереп өлгергәнбез?

Тормыш иптәше Хәлил белән дүрт бала үстерделәр: ике кыз, ике егет. Ходайга шөкер, алар да тәртипле, инсафлы. Кешеләргә кирәкле һөнәрләрне үзләштереп, төрлесе-төрле шәһәрләргә таралышып беттеләр. Башта Гөлсем апаның әлләни моңа исе китмәде. Телефоннан сөйләшеп, хәл белешеп, ялларында кайтып-китеп йөриләр, тагын ни кирәк. Барысы да парлы, оныклар да Аллага шөкер, бер-бер артлы туа торалар. Дөнья түгәрәк булганда, үзеңне бәхетле итеп хис итәсең һәм ул бәхет мәңгелек булып тоела икән. Тик Зөһрә Шәрифуллинаның “Бер вакыт кына” дигән җырындагыча: “Күкрәп чәчәк аткан чаклар бер вакыт кына, ярсу ташкын кебек чаклар бер вакыт кына. Балалар үстергән чаклар бер вакыт кына. Зур тормышлар кочкан чаклар бер вакыт кына. Имән кебек таза чаклар бер вакыт кына”, дип җырлап йөрисе генә калды.

Кеше гомере елга төсле мәңгегә агып тора алмый, кайчан да булса өзелә. Гөлсем апаның тормыш иптәше Хәлил абый 40 ел бергә гомер кичергәннән соң, кинәт кенә фаҗигале рәвештә вафат булды. “Бала кайгысы йөрәктә, ир кайгысы итәктә”, дисәләр дә, алай түгел икән. Бәлки, ир белән хатынның бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре, яшәү рәвешләреннән чыгып бу сүзләр әйтелгәндер. Әмма, Гөлсем белән Хәлилгә бу сүзләр һич тә кагылмый. Алар шундый тату, әйбәт яшәделәр, күрше-күлән, танышлар, дуслар гел аларны үрнәк гаилә дип санадылар. Гөлсем апа газиз ирен югалткач, аның өчен дөнья беткәндәй тоелды. Менә чын ялгызлык кая икән. Балаларның һәркайсының үз тормышлары, аннары бит гомер иткән йортыңны ташлап кая барасың. Башта Гөлсем апа ялгызы гына йортта кунарга куркып хәле бетте. Чылт иткән тавышка сискәнеп, колак салып, йокыга китә алмыйча газапланды. Ярый әле мәктәпне тәмамлаган бер оныгы, алар шәһәренә укырга килеп, әбисе янында яши башлады.

Ни генә дисәң дә, гомер иткән кешеңә беркем дә җитми. Иртән күзеңне ачуга «йоклый алдыңмы, карчык?” яки “ашың бүген бигрәк тәмле пешкән” диюче кирәк. Кайчак, Хәлиленең тавышы ишетелгәндәй тоела. Бу өнме, төшме дигәндәй, Гөлсем апа сагаеп тыңларга тотына, әмма бүтән бер тавыш та ишетелми. “Әллә инде җүләрләнәм дип, ул догалар укырга керешә. Алардан соң, күңеле тынычланып, ничектер хәле җиңеләеп киткәндәй була. Аллаһы Тәгалә кайгысын да, шатлыгын да бирә дигәндәй. Ходайдан сабырлык кына сорарга һәм алга таба ничектер яңадан яшәргә өйрәнергә кирәк. Тик ялгыз һәм ансыз, күл өстендәге парын югалткан аккош кебек моңаепмы, әллә онык-оныкчыкларга куаныпмы?

Бер бик озак яшәгән әбидән: “Гомерегез озын тоелдымы?” – дип сорагач, - “Юк, бер ишектән кердем, икенчесеннән чыктым”, - дип җавап биргән иде.

Шуның өчен гомернең һәрбер вакыты, мизгеле бер генә вакыт. Бер-береңнең кадерен белеп яшәргә кирәк.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836