Материалы

“Бердәнбер бит алар, бердәнбер...”

последние и лучшие новости искусства в мире

50-4Ноябрьнең соңгы якшәмбесе Аналар көне дип атала. Ни өчен «әни» сүзе безнең иң саф һәм гүзәл хисләребезне уята? Ни өчен әни тормышта иң мөһим кеше? Ни өчен «әни» сүзе баланың беренче сүзе? Ни өчен әниләр турында бик күп җылы сүзләр, шигырьләр, әсәрләр язганнар һәм язалар? Бу сорауларга җавап гади. Мәкальдә әйтелгәнчә: «Ананың балага биргән иң зур бүләге - гомер». Баланың беренче көненнән аналар гомер буе янәшәдә. Алар безне яратып, кайвакыт үзләрен дә сакламыйча, тәрбиялиләр, сөйләшергә өйрәтәләр, балага максатына ирешергә ярдәм итәләр. Әниләр бала өчен ни генә эшләми! “Җәннәт аналарның аяк астында”, диелгән Коръәндә. Ник шулай дип әйтәләр? Мин бу гыйбарәне шулай аңлыйм: әни булса, тормышта бүтән бер нәрсә дә кирәкми, чөнки әни үзе ул - гомер.

Яраткан әнием миңа йолдыз шикелле. Минем тормышымны яктыртучы иң якты йолдыз ул. Нинди генә эш булса да, бергә эшлибез. Китаплар да бергә укыйбыз, аннан соң әсәр турында үз фикерләребезне аңлатабыз. Әниемә мин бөтен нәрсә өчен рәхмәтлемен. Гомеремне әнисез күз алдына да китермим. Аның исеме Илсөяр, мәгънәсе дә бик матур, “илне сөюче” дигәнне белдерә. Әни Тубыл педагогия институтын тәмамлаган, китапханәдә эшләде, ә хәзер энем Камил белән декрет ялында. Минем әле Алсу дигән бик акыллы сеңлем бар, ул барлык фәннәрдән “5”ле билгесенә генә укый. Кичләрен, ял көннәрендә без гаилә белән китаплар укыйбыз, кызыклы кинофильмнар карыйбыз. Безнең әле Халисә әбиебез бар, ул хезмәт ветераны, аның медальләре дә күп. Әбием безгә hәрнәрсәдә үрнәк булып тора, яше олы булса да, ул милли ризыклар пешерергә ярата. Әби белән әни безгә тәрбияле, шәфкатьле булып үсегез, ди. Кичләрен әти эштән кайтса, без барыбыз да кичке ашка түгәрәк өстәл артына җыелабыз. Без - түгәрәк гаилә! Узган ел мин мәктәпне кызыл аттестат белән тәмамладым, монда да әнинең роле зур. Ана, бәхәссез, бөек исем. Чөнки бала үстерүгә күп көч һәм түземлек кирәк. Менә шундый сыйфатларны мин бөтен әниләргә телим. Ә балаларга мин: «Саклагыз һәм яратыгыз әниләрегезне!» – дип әйтер идем.

Ләйсән АЙДБАЕВА, Төмән районы,
Шыкча урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума