#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бергә күтәрсәң – йөк тә җиңел була

последние и лучшие новости искусства в мире

16-9Соңгы елларда яшәү шартларыбыз үзгәрде, шушы үзгәрешне тормышка ковид вирусы кертте. Минемчә, аеруча өлкәннәргә кыен, үзбикләнеп, яшеренеп утырудан башка чарабыз юк. Шуңа карамастан, тормыш туктамый, үз көенә ага да ага.

Бүген кулыма каләм алуның сәбәпчеләре - Тубыл шәһәрендә яшәүче якын туганнарыбыз - Зәйнүрә Мөхтәбәр кызы һәм Шәүкәт Шәяхмәт улы Сагачеевлар. Алар гаиләсендә ике юбилей икән: бергә яшәүләренә 50 ел, Шәүкәт киявебезнең 10 апрельдә 75 яшьлек юбилейлы туган көне дә.

50 ел эчендә тормышларында шатлыгы да, сөенече дә, борчу-мәшәкатьләре һәм сынаулары да булгандыр. Ләкин алар язмыш җилләренә бирешмичә, тормыш сукмагыннан һаман алга таба бергә атлаганнар һәм бүгенге бәхетле көнгә дә җиткәннәр.

Шәүкәт киявебез Тубыл районы, Коллар авылы егете. Хәлвә апа һәм Шәяхмәт абый Сагачеевлар гаиләсендә алты бала тәрбияләнә. Әтисе 1 группа инвалиды, күзләре күрми куя. Яшәү, балаларны укыту кыенлаша. Әти-әни уйлашып-сөйләшеп, олы балаларын интернат-мәктәпкә укырга җибәрәләр. Кияү - гаиләдә икенче бала.

Уку алдынгысы булган кияү укуын Тубыл шәһәренең 13 нче урта мәктәбендә тәмамлый. Мәктәп директоры яраткан сәләтле укучысын милиция хезмәтенә эшкә урнашырга булыша. Читтән торып Чернигов шәһәренең югары милиция мәктәбендә укый һәм аны уңышлы тәмамлый. Гомеренең 28 елын намус белән Тубыл халык тынычлыгын саклау тармагында эшли һәм майор дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыга. Тагын 17 ел пенсия фондында хезмәт итә. Язмыш аны Зәйнүрә белән кояшлы яз көнендә Кюрдюмка елгасы буенда очраштыра. Икесе дә ял көнендә саф һава суларга чыккан булалар. Зәйнүрәбез Хуҗайлан авылының 10 балалы Абидә апа гаиләсенең иң олы кызы. Аны кечкенәдән хезмәт чыныктырды. Зәйнүрәнең эшли белмәгән эше юк, кечкенә эне-сеңелләренә икенче әни булды. Өс-башларын, киемнәрен чистартып, юып, үтүкләп, ашатып мәктәпкә озату, өй җыештыру – барысы аның өстендә иде, чөнки әти-әни колхоз эшендә. Зәйнүрәнең 7 классны тәмамлаган елы, бухгалтерлыкка укырга барырга җыена, ләкин Вагай районы, Тугыз авылында табибә булып эшләүче Сания апасы җитди авырып китә. 15 яшьлек кызны аның гаиләсен карашырга җибәрәләр. Гаиләдә 3 бала, җизние Мансур. Бер ел буена ул Сания апасы гаиләсендә яши. Ә апасы төрле хастаханә, санаторийларда дәвалана. Апасы төзәлеп-хәлләнеп алгач, Тубылга укырга бара, бухгалтерлык белгечлеген алып, гомер буе үз һөнәрен яратып эшләде. Кияү белән күркәм, тату гаилә корып, бер кызны багып-тәрбияләп үстерделәр. Лариса – табибә, тышкы һәм эчке матурлыгы тәңгәл килгән тыйнак, сәләтле милләт кызы. Ул да әти-әнисенә бер матур онык бүләк итте. Гөлнара – югары белемле инглиз теле укытучысы булып үсеп җитте. Хәзерге көндә Гөлнара оныгының, кияве Рамилнең улларын Саматны иркәләп-назлап үстерешәләр. Кызларының терәкләре – кияүләр Гафур һәм Рамил. Икесе дә авылда үскән тәртипле–тәрбияле егетләр.

Зәйнүрә бик булдыклы, үҗәт, туган җанлы, ярдәмчел хатын–кыз. Аның кулы һәрчак эшле, авызы ашлы, теле үтемле, туры сүзле. Оста куллы кулинар туганыбыз Зәйнүрә Гает ашымы, туган көнме, башка чарамы - һәрвакыт тәмле пәрәмәчләрен, күмәчләрен күтәреп килә. Түбәндәге сүзләр нәкъ Зәйнүрәбез турында: “Утсыз дөрләтә, сусыз юа, җилсез киптерә”. Сагачеевларның яхшылыгы турында, сәләт булса, китап язарга булыр иде. Берничәсен язмый булдыра алмыйм. Зәйнүрәнең әнисе Абидә апа 46 яшендә генә дөньядан китеп барды. Үзеннән кече 9 эне-сеңлесен укытып, һөнәр алдырып, мөстәкыйль тормышка озаттылар алар. Хәзерге көндә барысы да күркәм, тигез, мул тормышта яшиләр.

Киң күңелле, тыныч холыклы, яхшы ниятле Сагачеевлар гаиләсендә Сания апасының 2 баласы, Рәшит абыйсының кызы да яшәп-укып кеше булдылар. Фатирлары булмаган авылдашларын да сыйдырдылар. Икесенең дә сәламәтлекләре какшаган, хастаханә юлларын еш таптыйлар, ләкин әлегәчә икесе дә дус-туганнарын онытмыйлар. Һәркемгә игътибарлы, ярдәмчел, шәфкатьле, хәлләреннән килгән ярдәмне күрсәтми куймыйлар. Кияүнең әнисе Хәлвә әбине кадерләп-хөрмәтләп 95 ярым яшендә соңгы юлга озаттылар. Менә шундыйлар Сагачеевлар гаиләсе! “Бергә күтәрсәң – авыр йөк тә җиңел була” дигән халык мәкале бар. Безнең гаилә дә чиксез олы рәхмәтле кияүгә һәм балдызыма.

Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА,
Тубыл районы, Хуҗайлан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836