Материалы

Бергәләшеп гаилә бәйрәмендә

последние и лучшие новости искусства в мире

3-10Төмән шәһәренең Мельникайте урамы, 86\2 йортта урнашкан һәм оештырылган ислам дәресләре мәктәбендә һәр көнне диярлек файдалы, әһәмиятле чаралар уздырылып тора. Яңарак кына монда зур мәҗлес оештырылды.

Галеевлар гаиләсе: Гафур Габделбәр улы белән Рауза Сәлим кызының бергә яшәүләренә 45 ел тулган. Алар икесе дә Татарстан Республикасы, Балтач районында туып үскәннәр. 1987 елдан Төмәндә яшәүләренә 32 ел. Ике егет тәрбияләп үстергәннәр, 3 оныклары да бар. “Яңарыш” газетасын беренче саныннан бирле алдырабыз һәм бик яратып укыйбыз, дип әйттеләр.

Бүгенге көндә икесе дә Ислам дәресләренә йөриләр. “Безнең өчен ошбу уку йортының барлыкка килүе бик файдалы һәм урынлы булды, - дип сөйләде Гафур Габделбәр улы. - Монда югары белемле, дәрәҗәле мөгаллимнәр дәрес бирәләр. Без теория белән бергә практиканы да алып барабыз, намазның вакыты житсә, тукталып намаз укып алабыз, урыннар ирләргә дә, хатыннарга да җитәрлек. Мин, хәтта, азан әйтергә өйрәндем, кайсы вакыт миңа мәэзин вазыйфасын үтәргә туры килә, намаз алдыннан азан әйтәм. Ошбу тәҗрибәләр минем өчен бик әһәмиятле һәм бик мөһим этәргеч булдылар”, - дип тәмамлады сүзен Гафур Габделбәр улы.

Әлбәттә, ошбу уку йортында эчтәлекле һәм бик тә зарури булган чаралар һәм очрашулар кабатланып тора - никах мәҗлесләре, балага исем кушулар, мәрхүм-мәрхүмәләрне искә алулар тукталмый. Әгәр теләүчеләр булса, ислам дине белән кызыксынучылар, дини йолаларны үткәрергә урыны булмаучылар безгә мөрәҗәгать итә алачаклар. Рәхим итегез, безнең ишекләр, халкыбыз - милләттәшләребез өчен һәрвакыт ачык.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума