#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Бездә ят бала юк”

последние и лучшие новости искусства в мире

3-5Балачак диюгә, һәркем үзенең әти-әнисен, әби-бабасын, апа-абыйларын күз алдына китерә. Икенче Вагай авылында яшәүче Мөхәммәтуллиннар гаиләсендә 9 бала тәрбияләнә. Бу гаиләдә Валя белән Настя Рәхимовалар, Катя һәм Настя Аширбакиевлар, Эмилия Ниязова, Яна, Карина, Измаил Атнагуловлар - бертуганнар һәм Наташа Нелюбина – әти-әни җылысын, якын, кайгыртучан кешеләрен тапкан балалар яши. Аларның балачак елларының бәхетле көннәре гаиләдә үтә. Гаиләнең тоткасы булган, җылы рәхмәт сүзләренә, хөрмәткә лаек әтиләре Биктимер Әбделхак улы күп еллар Тубыл шәһәренең төзелеш оешмаларында эшли.

Оста куллы төзүче Мактау хатлары, ЗАО СМУда эшләгән вакытында Төмән өлкә Думасының рәхмәт хаты белән бүләкләнә. 1988-1989 нчы елларны Тубыл военкоматы чакыруы буенча Чернобыль АЭС һәлакәтен бетерүдә катнаша. Әниләре Мөхаллибә апа күп еллар Тубыл шәһәренең реабилитация үзәгендә тәрбияче булып хезмәт итә. Аңа 2010нчы елны Губернаторның Рәхмәт хатын тапшыралар. Мөхәммәтуллиннарның кызлары Айгөл белән Әлмирә гаилә корып, әти-әниләрен оныклар белән дә сөендерәләр. Бүген аларның тормышы опекунлыкка алынган кызлар өчен үрнәк. Апаларын кечкенәләр дә яраталар. Бу гаиләдә балаларны хезмәткә өйрәтү, гадилек, бердәмлек, татулык, ярату хисләрен читтән килүчеләр дә күрә. Алар мәктәптә, районда үзләрен “Оста иҗади гаилә”, “Әти, әни, мин - спорт яратучылар” бәйгеләрендә катнашып бердәм, көчле булганнарын күрсәтәләр. 2015нче елны Тубыл шәһәренең 4нче мәктәбендә укучы Настя белән Катя татар теле түгәрәгендә туган телләрен өйрәнүдә зур тырышлык күрсәттеләр. Алар Г.Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп радио тапшыруларында сөйләделәр. 2016нчы елны үз йортларын булдырган гаилә авылга күчә. Икенче Вагайның этно-мәдәни компонентлы мәктәбендә балаларның бәхетенә туган тел һәм әдәбият дәресләре укытыла. Алар монда да югалып калмыйлар. Татар телендә укырга, язарга, шигырьләр сөйләргә, җырларга өйрәнәләр. Мәктәп каршында узган төрле чараларда катнашалар. Алар килгән кунакларга караоке буенча өйрәнгән “Туган як” җырын җырладылар. Мөхәллибә апа: ”Бездә чит бала юк. Гаиләбезгә җиде яшендә килгән Валя инде мәктәпне тәмамлады. Бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга биреп, Төмән дәүләт университетының экономика һәм идарә итү факультетына укырга керде. Настябыз Тубыл медицина училищесында фармацевтлыкка укый. Икесе дә бюджетлы урыннарга үз тырышлыклары белән үттеләр. Тубылда Айгөл апаларында яшиләр, унсигез яшьләре тулса да, тулай торак дигән сүз дә булмады. Ял көннәрендә сагынып авылга кайталар. Икенче Настябыз белән Катябыз быел паспорт алдылар. Мәктәптә йөзебезгә кызыллык төшермәделәр, тырышып укыйлар. Өйдәге эшне бергәләп эшлиләр. Кызларыбыз йорт хезмәтенә кечекенәдән өйрәнделәр. Хуҗалыктагы авыр эшне әтиләре башкара. Без сарыклар, тавыклар, күркәләр асрыйбыз. Шәһәрдә яшәгәндә гел яхшы гына булып тормады. Беренче елларны дәрескә әзерләнү, өй эшләрен эшләтү авыр булды. Хәзер зурларыбызның тырышлыгына карап кечкенәләр дә калышмыйлар”, - дип сөйләде. Мөхәллибә апа белән Биктимер абый, кызлар белән аралашып, кунаклар өчен куелган концерт номерларын карап, сокланып, алар өчен шатланып кайттык. Кайсыбер опекун балаларны тәрбияләүче гаиләләр зур машина, җылы якларга ялга юлламалар сорыйлар. Мөхәллибә апа: ”Безнең балалар өчен өй алдына мәйданчыкны җиһазларга ярдәм итүче табылмасмы икән? Җәен балалар күз алдыбызда уйнасалар, күңел тыныч булыр иде”, - дип хыяллары белән уртаклашты. Чынлап та, үз йортыңны төзү мәшәкате бетәсе түгел ул. Бу гаиләгә йорт алдында балалар өчен мәйданчыкны җиһазларга ярдәм итәргә теләүчеләр табылсын иде. Онытмыйк, ятим баланың башыннан сыйпап кую да аларга ярдәм итүгә тиң. Булышырга теләүчеләргә телефон номерларын редакциядә калдырабыз.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836