Материалы

Бездә бүген тантана

последние и лучшие новости искусства в мире

26-13Төмән районы, Талымхан урта мәктәбенең «Мәктәпкәчә тәрбия» бүлекчәсендә май ахырында балалар бакчасының матур бизәлгән залында чыгарылыш кичәсе узды.

Тәрбияче Тәнзилә Хәмитова алып барган бәйрәмдә балалар да, ата-аналар да актив катнаштылар. Килгән кунаклар сокланып карап утырдылар.

Мәктәп җитәкчесе Эльмира Садыйкова балаларны тәбрикләп: «Сезнең юлыгызда чыгарылыш тантаналары әле бик күп булыр», - дип аларга зур уңышлар, күңелле җәйге яллар теләде, мәктәпкә укырга чакырды.

Тәрбияче-логопед Олеся Низамова балаларны дөрес сөйләшергә, аңлашырга, сүзләрдәге авазларны дөрес әйтергә өйрәтте. Эшенең нәтиҗәсе буларак, сабыйлар шигырьләрен, җарларын матур яңгырашлы, дөрес интонация белән башкардылар. Саннар һәм хәрефләр тану осталыкларын күрсәттеләр. Музей экспонатларына әйләнгән уенчыклары белән биюләре бик кызык булды. Табышмаклар, шаян уеннар белән бәйрәм бик күңелле үрелеп барды.

Тәрбияче Дания апа Бузаева тантанага нәни группаларны алып килгән. Алар үз куллары белән ясалан бүләкләрен апа һәм абыйларына тапшырдылар, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар.

Еллар дәвамында балаларны күз карасыдай карап, тәрбияләгән Мөслимә Сагутдиновага, Рамилә Рәхимовага тәмле ашлар ашаткан, тыныч йокы, күңелле уеннар оештырган, дус-тату булырга өйрәткән өчен барысына да рәхмәтләрен белдерделәр.

Яраткан «Яңарыш» газетабыз аша балалар бакчасын тәмамлаучы кыз Илүзә Сабированың әтисе Рәсүл Равил улы Талымхан мәктәбенең «Балалар бакчасы»нда эшләгән барлык тәрбияче апаларга гаилә бәхете, көтелмәгән куанычлар, корычтай сәламәтлек теләп кала.

Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума