Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әби түгел, күбәләк әле ул

последние и лучшие новости искусства в мире

46-8Төмән шәһәрендә үз йорты белән Сания Сәмигулла кызы Вахитова ипле генә көн күрә. Кайсы кеше картлыкка бирешми. Бу инде Сания апага кагыла. Ул җыйнак кына гәүдәле, биткә-йөзгә матур, бик текәлеп карамасаң, җыерчыклар да күренми. Тиздән 85 яше тулачагын кешедән ишетеп белмәсәң, һич тә ул яшьне аңа бирмисең. Кызы Гөлсөяр ярдәмендә узган еллар Кара диңгез буйларында ял итеп кайтса, быел махсус Казан каласына барып кайтканнар. Бигрәк тә әбигә Кол-Шәриф мәчете бик ошаган, андагы күргәннәрен, хис-тойгыларын сөйләп бетерә алмый. Кергән бер кешегә фоторәсемнәрне күрсәтә.

Бөтерчек кебек әле үзе: чәен ясый, әле альбомнарын өстерәп чыгара, үзе көлә-көлә андагы хәлләрне сөйләп калырга ашыга. Милли киемнәрне: бизәкле камзул, ялтыр-йолтыр күлмәк, ак яулыкны хуш күрә. Сочида ял иткәндә бер егет: “О-о-о, бу безнең татар әби”, - дигәнгә бик шатланган. Мин дә, әби түгел, күбәләк әле ул, дип уйлап куйдым, үзе белән очрашканда. Картлык көнгә кадәр шулай матур булып саклану Ходай язмышыдыр. Юкса, ул да бит сугыш чоры баласы. Илдә Бөек Ватан сугышы башланганда, Сания апага нибары 7-8 яшь кенә була. Әтисен сугышның беренче көнендә диярлек фронтка озаталар. Озакламый август аенда Сәмигулла Нигъмәтуллин атлар арбасына кораллар төялгән йөк белән китеп барганда, чолганышта калып, немецларга әсирлеккә эләгә. Анда инде ирексез кеше үз язмышына хуҗа була алмый. Лагерьдан лагерьга күчерә-күчерә Германиягә кадәр барып җитә. Татар халкы эшчәнлеге, тырышлыгы белән беркая да югалып калмый. Оста куллы Сәмигулла абыйны немецлар үз йортларына эшләргә иртән лагерьдан килеп алалар, кич китереп куялар. Сугыш тәмамлангач, туган илгә кайтырга җыенгач, немец: “Семен, не езжай, тебе там очень плохо будет, оставайся здесь”, - диюенә карамыйча, туган ягына сагынып, көткән гаиләсенә кайта. Ул чакта әсирлеккә алганнар, монда кайткач та, тагын да авыр язмышка дучар булганнар, ә Сәмигулла абый якташларын очратып, алар белән бергә кайткан. Ул чакта Сания апага 12 яшь була. Түбән Тәүде районы, Урманбаш авылында үсеп җиткәч, чем-кара күзле чибәр егет Вәгыйз белән очрашалар. Күпмедер вакыт сөйләшеп торгач, бер-берсен ошатып, Сания апа аның белән китеп тә бара. Салаир авылында өч ел яшәгәч, яшь гаилә Урманбаш авылына киредән кайталар. Өч елдан соң бәхет җимешләре : Вәгыйзә, Гөлгенә, Гөлсөяр бер-бер артлы дөньяга киләләр. Балалар туганчы Сания апа клуб мөдире булып эшли. Авылларга концертлар белән йөриләр, бәйрәмнәрдә театрлар куялар. Мөгаен, яшьлегендә иң күңелле чор шул еллар булгандыр. Ачык йөзле, киң күңелле, мәрхәмәтле булганы өчен аны яраталар, ихтирам итәләр. Өч кыздан соң, көтеп алган ир малайлары туа, әмма сабый гомере бер яшендә өзелә. Кызлары башлангыч мәктәпне авылда тәмамлагач, Төмән шәһәренә күченәләр. Яңавылда йорт сатып алгач, ирле-хатынлы эшкә урнашып, матур гына яшәп китәләр. Ул елларда авылдан шәһәргә кем генә килсә дә, Сания апа белән Вәгыйз абыйда тукталып, берничә көн кунып киткәннәр. Кайсыларының ул-кызлары аларга фатирга кереп, уку йортларында белем алганнар. Икесе дә киң күңелле булгач, барысын да сыйдырып, барсына да ярдәм иткәннәр.

Ходайның рәхмәте, әйтерсең, Сания апа шул элекке изгелекләренең игелеген бүген татып яши. Авылда яшәгәндә сыер савучы, кладовщик, Төмәндә аяк киеме фабрикасында, химчисткада, автоколоннада кочегар булып та эшләгәч, лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше Вәгыйз абый 80 яшен тутыргач, яшәүләренә 55 ел тулып килгәндә генә бакыйга күчә.

Кызларының өчесе дә сатучылык һөнәрен үзләштереп, кибетләрдә сатучы булып эшлиләр. Бүгенге көндә Сания апаның 5 оныгы, 6 оныкчыгы үсәләр. Янында төпчек кызы Гөлсөяр көн саен янына кереп хәлен белешеп, йорт эшләрендә ярдәм итеп китә. Вәгыйзә белән Гөлгенә төньякта яшәп, лаеклы ялга чыккач, Гөлгенә гаиләсе белән Төмәнгә кайтып урнаштылар.

Сания апа үзе дин юлында, биш намазын калдырмый. Менә шулай гомер йомгаклары сүтелә. Әбиебез тиздән олы кызы Вәгыйзә яшәгән Түбән Варта шәһәренә җыенуын да белдерде. Исән-имин, хәерле сәгатьтә булсын барысы да.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836