#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бирсен ходай!

последние и лучшие новости искусства в мире

Татарстаннан Түбән Тәүде районы, Урманбаш (Ахман) авылына Гомәр бабам Усманов килеп урнаша. Бик тырыш уллары-кызлары ярдәмендә зур йорт өлгертә, аның зур тәрәзәләре әле дә бөтен авылга елмаеп карыйлар кебек. Хәләл көч белән булдырган йортында бабайга озак яшәргә насыйп булмый – аны бөтен гаиләсе белән кулак итеп Уват аръягына сөрәләр. Ә йорты ярты гасыр буена мәктәп вазифасын үти, халыкка хезмәт итә.

Сөргеннән кайткач, бабай авылга килеп, йортын барып күрә:

- Әгәр йортымда берәр түрә рәхәт күреп ятса, рәнҗер идем, әлхәмдүлилләһ, мәгариф йорты икән, - дип шатлана.

19 июль көнне зур әзерлек белән Урманбаш җидееллык мәктәбен тәмамлаган сабакташлар белән очрашу бәйрәме үткәрделәр. Башта мәктәпне үги әтием Хәлил Якупов оештырган иде, ул сугыштан кайтмады. Мин ул мәктәптә 4 ел укып 1943 елда тәмамладым. Сыйныфташлардан Хәлимә Әбүбакирова белән икебез генә исән икәнбез.

Хәзер Гомәр бабай йортын төзекләп, мәчет итәселәре килә икән. (Гаҗәп, хәзер дә аны “Гомәр бабай йорты” дип йөриләр икән). Күп еллар мулла вазифасын үтәгән аксакаллары быел вафат булды, аны алыштырырлык дин кануннарын үзләштергән яшь кеше дә бар икән. Әгәр ул йортны мәчеткә бирсәләр, гает укырга тәравих намазларына йөрергә халыкка насыйп булсын. Яшьләр дә дингә якынлашып, Гомәр бабамның да рухы шат булыр иде. Бирсен, Аллаһым.

P.S. (Гомәр бабай соңгы көннәрен Урманбашта кызлары кулында үткәрде. Ул дөнья куйгач, авыл халкы зурлап, җеназасын авыл буена каберстанга кадәр күтәреп бардылар. Мин хәзергә кадәр аларга рәхмәтлемен, һәрдаим хәер-догаларыбыз барып ирешсә иде. Аларның нәсел-ыругларына исәнлек телим, Аллаһы аларга риза булып, иминлектә, мулыкта яшәсеннәр.

Гомәр бабайның 87 яшьлек онык кызы Нәркәс НӘБИУЛЛИНА.
Түбән Тәүде районы, Казанлы авылы. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836