#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бриллиант туйларыгызга җитәргә ходай насыйп итсен

последние и лучшие новости искусства в мире

21-10Түбән Тәүде районының Эске авылында күркәм генә йорт каршына килеп туктадык. Йорт хуҗасы Йосыф бабай капкасы каршындагы әле язгы кояш эретеп бетерә алмаган боз катламын чокып йөри иде. Гомер буена эш белән чыныккан авыл кешесе тик кенә өйдә утырып тора алмый шул. Аның гадәтенә кереп, канына сеңгән: тышка чыгып юк эшне дә бар итеп керә икән бабай. Оныклары шәһәрдән кайткач: “Бабай нинди эшләр бар, әйдә безгә әйт әле”, - дисәләр, Йосыф бабай: “Нинди эш булсын, мин барысын да эшләп бетергән”, – дип җавап кайтара. Әмма авыл җирендә балаларга да, оныкларга да эш табылып кына тора. Әле утынын, әле печәнен (элегрәк) алып кайтырга кирәк. Машинадан төшүгә бабай белән исәнләшеп, килүебезне белдергәч, ул безне өйгә әйдәләп, бусагадан ук: “Карчык, әйдә, чәеңне куя тор, “Яңарыш”тан кунаклар килделәр”, - дип сөенчеләп тә өлгерде.

Олымы, яшьме, татар халкының тырышлыгына һәм чисталыгына карап һәрвакыт сокланам. Шушы йортта да тыштан һәм эчтән идеаль чисталык хөкем сөрә. Юкса, әби белән бабай 62 ел бергә гомер кичергән, олы яшьтәге кешеләр бит инде. Мәрзия апага - 83, Йосыф бабайга 86 яшь булса да, үз көннәрен үзләре күреп яшиләр. Аларның гомер кичергән йортлары да үзләре кебек картлыкка бирешмәгән, нык һәм матур 6 бала: 4 кыз, 2 егет үстергәннәр. Барысы да шәһәрдә, үз тормышлары белән яшиләр, инде 13 оныклары, 10 оныкчыклары үсеп җиткәннәр.

“Балаларның 4се лаеклы ялда, тагын икесенә пенсиягә чыгарга вакыт җитеп килә”, - ди бабай. Гомумән, бала-оныклардан алар зарланмадылар, ә киресенчә, алардан бик канәгать булуларын белдерделәр.

Йосыф Вәлиулла улы армия хезмәтендә 3 ярым ел хезмәт итеп кайткач, 14 көннән соң, Мәрзия апага өйләнеп тә куя. Алар кавышканда: “Тигез мәхәббәт, бәрәкәтле гомер сезгә!” – дип теләгәннәрдер һәм ул фәрештәләрнең “амин” дигән чагына туры килгән күрәсең. Шул сүзләрне истә тотып, уңга-сулга тайпылмыйча 62 ел буе бер сукмактан баралар алар. Яшьлектәге саф мәхәббәтләренә тап төшермичә яшәгәннәр, балаларын укытып, олы тормыш юлына чыгарганнар. Иң мөһиме, үзләре кебек эшчән, тырыш итеп үстергәннәр һәм картайган көннәрендә алар рәхәтен күреп, куанып яшиләр. Картлыкта да бер-берсенә кирәк һәм терәк булу – мәхәббәтле һәм бәрәкәтле гомер түгелмени! Әби кибеткә киткән арада да бабай тәрәзәдән күзен алмый, әбине көтеп ала, ә бабай ишек алдына чыгып, озаграк вакыт үтсә әби аны эзләп чыга. Кеше шулай бергә яши-яши, бер-берсеннән аерым тора алмый башлый, мөгаен.

Алар икесе дә Бөек Ватан сугышы чоры балалары. Сугыш башланганда Мәрзия апага – 9, Йосыф бабайга 12 яшь булган, сугыш беткәнче балалыктан чыга барып олыларча эшләгәннәр.

Бабай 12 яшьтән ук сука сукалап, ашлык чәчеп йөргән. Илдәге ачлык аларны да читләтеп үтмәгән, үлән ашап исән калганнар.

“Велижанский” совхозында икесе дә күп еллар хезмәт итеп, хезмәт ветераны исеменә лаек булып, ялга чыкканнар.

Йосыф бабай 8 балалы гаиләдә үскән, сугышка әтисен “карт” дип алмаганнар. Аның каравы өч абыйсы сугышка китеп, икесе исән-сау кайтканнар. Ә Әхмәтвәли исемлесе сугышта үлгән.

Мәрзия әби: “Әтием 1944 нче елны фронттан яраланып һәм контузия алып кайтты. Әнием аны үләннәр җыеп, күп еллар дәвалады. Без әтидән өч бала калган идек. Ул сугыштан кайткач, төнлә саташып паласлар астына йөзенеп керә, ә без куркып елыйбыз. Аннары, терелеп, аякка баса. Әтием сөйләгәннәрдән:

21-12- Мәскәүгә немецлар җитеп килгәндә, иптәшем белән икебезгә Мәскәү янындагы бер бик бай колхозны яндырырга йөкләмә бирделәр. Мәскәү янындагы бер бик бай колхозны яндырырга. Елый-елый яктык, - дигәннәре истә. Мәрзия апа: “Сугыш чорында безгә - үсеп килгән балаларга, тылдагы көн-төн хезмәт иткән хатын-кызларга бик авыр иде. Шулай итеп җиңүгә килдек. Аллага шөкер, хәзер тормышлар бик әйбәт, рәхәттә, муллыкта яшибез. Быел Җиңүнең 70 еллыгына хөкүмәтебездән бүләкләр алдык. Рәхмәт яусын, илләребезгә һәрвакыт тынычлыкта, муллыкта яшәргә насыйп итсен», - диде.

Әби белән бабайда чәйләр эчкәч, икесе чөкердәшә-чөкердәшә безне озатып, кул болгап калдылар. Без дә: “Бриллиант туйларыгызны күрергә насыйп булсын”, - дигән теләк белән алардан аерылдык.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836