Материалы

Дуслыкта көч

последние и лучшие новости искусства в мире

33-6Быел гаилә көне уңаеннан өлкәбез губернаторы “Ана даны” һәм “Ата фидакарьлеге” медальләре белән бүләкләнүчеләр арасында Вагай районының Лаймы авылында яшәүче Гөлнур һәм Әмир Айтбаевлар да бар иде. Әлеге аерымлык билгеләре күп балалы аналар һәм аталарның үз балаларын лаеклы тәрбияләүләре өчен тирән хөрмәтне һәм җәмәгатьчелек тарафыннан танылуларын символлаштыра.

Айтбаевлар гаиләсендә 5 бала дөньяга килә. Гөлнур Равил кызы һәм Әмир Фәрит улы булдырган җылы гаилә учагында матур тәрбия алып, Юрмы урта мәктәбен тәмамлап, олыраклары һөнәри белем алырга Тубыл шәһәренә китәләр.

Хәзерге вакытта олысы Айгөл “Төмән моторлар төзү” предприятиесендә инженер-лаборант булып эшли. Ә Алсу Тубыл медколледжын уңышлы тәмамлап, тормышка чыгып, сөйгән яры белән Сургут шәһәренә юл алган. Нуриянең әле тагын бер ел Тубыл күппрофильле техникумының мәдәният һәм сәнгать бүлегендә укыйсы бар. Ә Изил 8 нче, Ильяс 4 нче класска күчкәннәр.

- Кызларыбыз яныбыздан киткәч, күңелсез булып калды. Шуңа опекага кыз алырга уйладык та, 2016 елда Валерия Порбинаны алып кайттык. Валерия гаиләбезгә тиз ияләште. Бик теләп татар телен дә өйрәнә башлады. Хәзер татарча сочинениеләр дә яза. Быел 6 нчы классны тәмамлады. Үзенә генә күңелсез булмасын дип тагын ике кызны – апалы-сеңелле Мәдинә һәм Полина Родионоваларны гаиләбезгә кабул иттек. Аларның бертуганнары – абыйлары Мөхәммәд-Давыд ул вакытта больницада иде, соңрак аны да алып кайттык. Бертуганнар бергә үссеннәр, ничек аерасың аларны? Шулай итеп 9 бала булдылар. Мөхәммәд-Давыд 6 нчы, Мәдинә 4 нчене, Полина 3 нче классны әйбәт кенә укып бетерделәр.

Балалар дус, тату. Мәктәптә дә бер-берсенә ярдәм итеп, өйдә дә өй эшләрендә, дәрес әзерләүдә булышып торалар. Көндәлек хезмәтләрдә һәркайсына эш бүленгән: берсе идән юса, икенчесе табак-савыт юа һ.б. Малайлар әтиләре янында. 20 сутый җиребез бар. Анда бәрәңгесен һәм башкасын утыртабыз. Урман байлыкларын җыярга яратабыз. Әлегә каен җиләге, караҗиләк, кура җиләге, кара карлыган гына өлгерде, нарат җиләген көтәбез. Аларны сатып, кирәк-яракка акча эшлибез. Бергәләшеп пилмән, мантый, пәрәмәч, тортлар һәм башкаларны пешерәбез, - дип сөйләде Гөлнур ханым.

Хуҗалыкта сыерлар, таналар, сарыклар да асрыйлар, тавыклар да бар. Әле җәен ит өчен чебиләр, казлар да үстерәләр. Болар барысы да зур гаиләгә нык ярдәм булып тора, эш белән чыныгып, төрлесен өйрәнергә дә менә дигән тәрбия чарасы.

Гөлнур һәм Әмир Айтбаевлар гаиләдә дә, авылда да үрнәк кешеләр. Тыныч характерлы, тырыш пар авыл тормышында да актив катнашалар. Вакытында Әмир Фәрит улы үзешчән сәнгатьтә дә үзен танытып өлгергән. Буралар ясатырга, түбәләр ябарга да ярдәм сорап аңа киләләр. Хуҗалык эшләрен башкаруны җиңеләйтү өчен шәхси тракторы булу да бик җайлы. Гөлнур Равил кызы авыл өчен әһәмиятле мәсьәләләр хәл ителгәндә читтә калмый, җыелышларда төрле проблемаларны чишүдә үз фикерен белдерә.

“Безнең өчен иң мөһиме – балаларга үрнәк булу, - диләр алар. – Гаилә бәхетенең сере гади: авыр чакта кулны төшермәскә. Иң мөһиме, мөгаен, һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итүдер. Финанс кыенлыклары, әлбәттә, һәрвакыт була. Бу һәр гаилә өчен таныштыр. Бу вакытлы авырлык, азрак түзсәң, барысы да җайланыр. Иң мөһиме - яратырга, дус булырга һәм балаларга шунда гына көч булуын күрсәтергә кирәк”.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума