#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Эй, гомер юллары

последние и лучшие новости искусства в мире

Тәгәри гомер йомгагы. Артыннан куып җитәр хәл юк. Менә шулай көн артыннан көн үтеп, гомернең ничек узганын сизми дә каласың. “Без шушы дөньяның кунагы”, - диләр. Шулай икән, кунак кеше тыйнак була. Дөньялыкта тыйнак, сабыр, кешелек сыйфатларын бозмыйча, акыл белән яшәүчеләрне Аллаһы Тәгалә дә ярата.

Алар икесе дә Түбән Тәүде районы, Камай дигән авылда туып-үскәннәр һәм гомерләренең яртысын шунда кичергәннәр. Үткән гасырның башында Татарстаннан күчеп килгән татарлар шунда кара урманнар арасына кереп урнашканнар. Агачларны егып йортлар төзегәннәр, кырлар ачып иген чәчкәннәр.

Кызганычка каршы, шул татар авыллары 1970нче елларда таркала башлап, 1976 елларда авылда бер генә дә йорт калмый. Ә бит нинди гөрләп торган авыллар иде. Туп-туры яшел чирәмле урам тутырып балалар чыр-чуы, мал-туар көтүеннән, кырда эшләгән тракторлар тавышыннан авыллар яңгырап тора иде бит. Динле, тәртипле халык анда яшәгәнгәме, авыл бик тыныч, төн кунып чыгулары да сиңа ниндидер көч өсти иде. Хәзер элекке Камай урамнары бушап калган, авыл зиратыннан һәм иске коелардан гайре бернәрсә дә юк. Әмма урамнарын үлән, агач басмаган, чытырманлыкка әйләнмәгән. Шулай ук ачык авыл урамнары булып кала бирә.

Авылның рухы исән, аны шәһәргә китеп беткән Камай авылы халкы яшәтә. Бер-берсе белән дус-тату, бер кабилә булып яшәгән халык, туган авылларын сагынып, бүгенге көнгә кадәр искә алып гомер кичерәләр.

Дин белән кеше озак яши.  Ата-баба гореф-гадәтләрен саклап, Аллаһы Тәгалә юлында  тормыш әйдәгән Минкашевлар гаиләсе 1974 елны Кырынкүл авылына күчеп килделәр. Торып торырга ярарлык өйле участок сатып алдылар да, 1-2 елдан яңа ызба өлгертеп, аңа күченделәр.

Рәис абый Миңниса апаны Камайда яшәгәндә үк, 18е дә тулмаган килеш урлап кайта. Икесе дә бик матурлар. Миңниса апа ап-ак йөзле, зәңгәр күзле, өлгергән бодай башагы төсле чәчле кыз була. Ә Рәис абый киресенчә, чем кара күзле, кап-кара бөдрә чәчле чибәр егет кызны үзенә гомерлек яр итә һәм алар бер-берен озак еллар яратып гомер кичерәләр..

Әй, ул Камай авылында гомер итүләре! Нинди генә җиләк-җимешләр, урманнары тулы җәнлекләр.

Рәис абый белән Миңниса апа Кырынкүл авылына күчеп килгәч тә, күрше-күләнгә, авыл халкына тиз ияләшәләр. Аларның кунакчыллыклары, ачык йөзле, яхшы күңелле булулары бөтен авыл кешеләрен үзләренә тартып тордылар. Мәсәлән, яхшы кешеләр белән аралашасың килә икән, турыдан-туры Минкашевлар гаиләсенә бар. Алар бер генә кешене дә чәйсез, яхшы киңәшсез чыгармыйлар. Рәис абый белән Миңниса апа үзләре дә үрнәк алырлык чын гаилә. Гомер буена дин белән, биш намазларын калдырмыйча, Аллаһы Тәгалә юлында яшәделәр.  Аларның бер-берсенә булган мөнәсәбәтләренә сокланып туя алмыйсың. Шулай итеп 60 ел гомерне мәхәббәттә, бер-берсе өчен өзелеп, соңгы сулышларына кадәр гомер кичерделәр. Рәис абый әле күптән түгел генә сөекле, гомер иткән карчыгын соңгы юлга озатты. Әлбәттә, бик авыр. Карчыгы соңгы көндә дә картының күкрәгенә башын куеп, бер кулы белән иңбашларыннан кочып, азрак кына утырып торды. Үз акылында, сөйләшеп ятып, зәм-зәм сулары эчеп картының тәрбиясендә дөнья белән мәңгенә саубуллашты.

Кеше күңеле беркайчан да картаймый. Яшьлек, мәхәббәт турында сүз кузгалса, Миңниса апа белән Рәис абый яшәреп, яңарып киткәндәй булалар иде. Алар күңелендә аклык, сафлык гомер буйларына тантана итте. Адәм балалары, пар аккошлар кебек, Рәис абый да карчыгын соңгы юлга озаткач, боегып кала,  канатлары асылынып төшә. Алар кебек бер-берсе өчен өзелеп торган парлар бик сирәк шул. Әмма, гомерлеккә аерылу бик авыр, дөньяда яшәүнең мәгънәсе калмый икән. Сөекле карчыгының 7сенә дә калмыйча, Рәис абый карчыгы янында ике урынлы чардуган куйдыра. Кайберәүләр бу дөньяда бер-берләреннән туеп бетәләр, ә аларның теләге - теге дөньяда да бергә булырга.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836