#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Ел гаиләсе-2022» Бөтенроссия конкурс җиңүчесе билгеләнде

последние и лучшие новости искусства в мире

33-10«Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсы 2022 елда җиденче тапкыр үткәрелде. Ел саен барлык Россия төбәкләреннән 3 000нән артык гаилә катнаша. Конкурс гаиләдә яшәү рәвеше, гаилә кыйммәтләренең, җаваплы ата-аналарның иҗтимагый абруен күтәрүгә юнәлдерелгән һәм биш номинация буенча үткәрелә: «Күп балалы гаилә», «Яшь гаилә», «Авыл гаиләсе», «Алтын гаилә», «Гаилә - традицияләрне саклаучы».

2022 елда конкурсны оештыру комитеты Россия Федерациясенең 85 субъектыннан конкурсның төбәк этапларында җиңүчеләрдән биш номинация буенча 353 гариза кабул итте.

«Гаилә - традицияләрне саклаучы» номинациясендә җиңүчеләр булып Яркәү авылында яшәүче пар – Гөлнара һәм Динар Кормановлар танылды, алар конкурсның төбәк этабы нәтиҗәләре буенча финалга чыкканнар. Бу турында Төмән өлкәсе хөкүмәтенең мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Кормановлар гаиләсендә өч бала тәрбияләнә: ике кызлары - Линиза (12 яшь) һәм Азалия (10 яшь), улы Данил (8 яшь). Гаиләдә гореф-гадәтләрне кадерләп саклыйлар. Динар - җитештерү цехы начальнигы, Гөлнара - Яркәү районындагы комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә укытучы-логопед. Әнисе һәм балалар спорт белән актив шөгыльләнәләр, спорт чемпионатларында һәм фестивальләрдә җиңәләр, аларның һәркайсының ГТО значогы бар. Балаларның башка өлкәләрдә дә казанышлары бар: 12 яшьлек Линиза - мәктәп олимпиадалары һәм халыкара вокалистлар бәйгесендә җиңүче, 10 яшьлек Азалия - рәсем конкурсы җиңүчесе, 8 яшьлек Данил - тикшеренү эшләре конкурсында җиңүче.

«Гаилә — төп байлык», - диләр Курмановлар. — Без балачактан ук өлкән буынга, гаилә кыйммәтләренә мәхәббәт һәм хөрмәт, үз гаиләбез өчен горурлык хисләре тәрбиялибез. Татар халкы борынгыдан ук үзенең кунакчыллыгы белән дан тоткан. Безнең гаилә искәрмә түгел, бу безнең өчен мөһим традиция. Бәйрәмнәргә бергәләп зур өстәл артына җыелабыз һәм кунакларны милли ризыклар белән сыйлыйбыз. Без чигәбез, курчаклар тегәбез. Әби һәм әни белән бергә кызлар келәмнәр, оекбашлар, кием-салым бәйләргә өйрәнәләр.

Гаиләнең яшәү рәвеше гореф-гадәтләргә тугры булу, этник һәм дини йолаларны, бәйрәмнәрне үтәүдә, якыннарыбызга ярдәм итүдә, гаиләнең өлкән әгъзаларына карата ихтирамда чагылган. Татар гаиләсендә гаилә традицияләре, гореф-гадәтләре һәм йолалары мөһим роль уйный - алар киләсе буыннарга гаилә эчендә үз-үзеңне тоту һәм хезмәттәшлек кагыйдәләрен һәм нормаларын тапшыру механизмнары булып торалар.

Конкурсның оештыручылары булып Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары тора. Конкурс нәтиҗәләре буенча тантаналы чара һәм җиңүчеләрне бүләкләү 2022 елның ноябрь аенда булачак.

Ләйлә МАДЬЯРОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836