Еллар аша мәхәббәт

последние и лучшие новости искусства в мире

31-12Җирдә яшәү – сынау бит ул, диләр,
Авырлыкны бергә җиңдегез,

Тормыш сукмагыннан бергә атлап,

Зөбәрҗәт туегызга җиттегез!

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнне Аромаш район үзәгенең тантаналар залында муниципалитет җитәкчесе Игорь Власов дистәләрчә еллар тату гомер иткән парларны котлады.

Бирегә бер-берсе белән дистәләр еллар якыннан таныш, туган кешеләр җыелганнар. Алар бөтенесе дә сугыш чоры балалары, сугыштан соңгы буын вәкилләре. Ил язмышы алар язмышына әйләнгән, кемнәр-кемнәр, ә алар бәхетнең бәясен беләләр, аның кадерен бөтен кешегә караганда да ныграк аңлаучылар алар да инде.

Игорь Власов юбилейлы парларга Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор исеменнән Рәхмәт хатлары һәм истәлекле медальләр тапшырды.

- Гаилә яшәргә көч бирә, мәхәббәт безнең йөрәкләрне җылыта, ә тугрылык могҗизага һәм яраткан кешеңә ышанырга мәҗбүр итә. Бу залда гомерләре буе бер-берен яратырга, кадерен белергә, сакларга, ышанырга һәм бер-берләрен гафу итә белүләрен раслаган парлар җыелган, - дип котлады Аромаш районы хакимиятенең ЗАГС бүлеге мөдире Марина Медведева.

Алар арасында безнең милләттәшләребез Аромаш районы, Чумык авылынннан 55 ел бергә гомер итүче Хәлилә һәм Мәкъсүд Дәүләтшиннар гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнделәр һәм 25 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

Нәкъ 8 июль көнне үз язмышларын бәйләганнәр алар. Гомер челтерәп аккан чишмәдәй үтә дә китә икән. Биш дистәдән артык яшәгән Дәүләтшиннар гаиләсе бер-беренә карата җылы һәм гаилә кыйммәтләренә ихтирамлы мөнәсәбәтне еллар аша саклаганнар. Бергә гомер иткән еллар арасында аларга төрлесен кичерергә туры килә: шатлык- куанычлар, кайгы-хәсрәт, борчу-сагышлар читләп үтмәгән, әмма яуган сынаулар, киресенчә, аларны берләштергән һәм якынайткан. Дәүләтшиннар бер-берен аңларга тырышканнар, шуңа күрә Зөбәрҗәт туйга кадәр сөю хисен ныклап саклый алганнар.

Алар - авылда үз дәрәҗәсен белеп, тормыштан ямь, хезмәттән тәм табып, бергә яшәүнең матурлыгын күреп яшәүче гаилә. Хәлилә Сабир кызы тумышы белән күрше Көсәйкүл авылыннан. Җиде еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, кошчылык фабрикасында эшли, 16 яшькә кадәр фермада сыер савучы булып хезмәт итә. Тубыл шәһәренең 15 нче урта мәктәбен уңышлы тәмамлап, башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеге алып, юллама белән Карбан башлангыч мәктәбенә җибәрелә.

Булачак тормыш иптәшен Мәкъсүд абый беренче тапкыр күргән мизгелне бүгенгедәй кебек хәтерләп сөйли: «Озын толымлы, күзләре янып торган яшь, матур кыз укучылар өчен кошчылык фабрикасы буенча экскурсия үткәрде. Шунда беренче тапкыр күрүем булды. Икенче тапкыр мин аны үзебезнең авылга җирле үзешчән концерт белән килгән вакытта таныдым. Әәә, тагын да бу кыз икән! Димәк, язмыш». Шуннан бирле чибәркәй Мәкъсүд абыйның төннәрен йокысыз калдыра. Һәм күңеленә салып куя: «Бу чибәркәй минеке булырга тиеш!» Теләсә нинди юллар белән танышу җаен эзли ул. Матур очрашулар, вәгъдәләр һәм хисләрнең чынлыгына инангач, татарча, матур итеп туйлар ясап, алар кавышалар.

«Карбан авылында мәктәптә эшләгән чакларда, Мәкъсүд очрашырга Чумыктан җәяүләп килгән вакытлар да булды. 1966 елда тормыш корып җибәрдек. Чумык авылына килен булып төшкәч, укытучылыкны дәвам иттем. Чумык урта башлангыч мәктәбендә эшләп, Тубыл шәһәрендә педагогик училищены читтән торып тәмамладым», – диеп искә төшерә Хәлилә Сабир кызы. 35 ел стаж туплап, лаеклы ялга чыкканчы тырышып мәктәптә эшли, педагогик хезмәт ветераны исеменә ия була. Ул вакытта гөрләп яткан авыл бүгенге көндә сүнгән булса да, укучылары Хәлилә Сабир кызын беркайчан да онытмыйлар, хәтерлиләр, чыгарылыш кичәләренә чакыралар. Хәлилә Сабир кызы яшьтән алып бүгенгәчә бакчачылык белән кызыксына, «Яңарыш» газетасын яратып укый. Яшь вакыттан ук яртышар гектар бәрәңге утырткан, бакча тулы җиләк-җимеш үстергән, 2-3 сыер асраган, гектарлап кул белән печән әзерләгән вакытлар истән чыкмый аларның. Балалары кечкенәдән ук эшне нәрсә икәнен белеп үскәннәр, гаиләдә бер-беренә ярдәм итәргә, яшь чактан ук мөстәкыйльлеккә өйрәнгәннәр.

Мәкъсүд Мәхмүт улы мәктәпне тәмамлаганнан соң, шоферлык һөнәрен үзләштерә, колхозда ферма мөдире булып эшли. Озак вакытлар электрчы була, лаеклы ялга урманчы булып эшләгән вакытта китә. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара. Бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Ул гаиләдә үз урынын, үз сүзен ныклап әйтә белүче дә, кирәк чакта кырыс та, гадел дә кеше. Урманчы булып эшләгән вакыттан ук ул урманда һәр агачны һәм һәр сукмакны, һәр күлне, һәр сазлыкны яттан белә. Шуңа күрә бүгенге көндә гөмбә, чәй үләннәрен җыярга урманга йөрергә ярата.

Бу ике кеше тарафыннан төзелгән кечкенә генә, әмма мөстәкыйль «дәүләттә» үз кануннары, тәртипләре, «хәрби» серләре бар. Берсеннән-берсе акыллы, эш сөючән биш бала тәрбияләп үстерәләр, аларга белем бирәләр. Һәр җәй саен балалары гаиләләре белән төп йортка кайтып йөриләр, һәрвакыт килеп хәлләрен белеп торалар. 31-11Өч уллары - Марсел, Мадист, Маркиз һәм олы кызлары Рәмзия гаиләләре белән Төмән шәһәрендә төпләнгәннәр инде, ә кызлары Рузилә гаиләсе белән Нефтеюганск шәһәрендә яши.

«Ныклы һәм бәхетле гаиләнең төп сере нәрсәдә?» дигән сорауга Хәлилә Сабир кызы: «Бер-береңне аңлау, ышаныч һәм бер-береңә ярдәм итү», - дип җавап бирде.

Ярты гасыр бергә яшәү - ул бәхет һәм бер үк вакытта тиңе булмаган хезмәт. Тату һәм нык гаилә төзи һәм саклап кала алган ирле-хатынлы Дәүләтшиннар гаиләсе зур кыйммәткә ия һәм зур хөрмәт хисләре уята.

Ләйлә МАДЬЯРОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума