Апрель 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
25, 29, 30 март көннәрендә “Ата-аналар тарафыннан бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру көне” Бөтенроссия акциясе кысаларында “Әти, әни, мин – интеллектуаль гаилә” фестивале Тубыл шәһәрендә узды. Имтиханнар үткәрү чараларын укучылар, әти-әниләр ничек кабул итәләр? Мәктәп тормышы, балаларының киләчәге, имтиханнарны үтәп чыгулары турында кызыксынган ата-аналар балалары белән бергә уку кабинетларында парта артларына утырдылар.
Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә дә укучылар әти-әниләре белән бергә имтихан биремнәрен үтәделәр. Рус теленнән инша яздылар, башка фәннәрдән дә сорауларга җавап бирделәр. Һәр сыйныфта ата-аналар укытучылар белән берлектә алынган җаваплар буенча эшләделәр, җыелган балларның нәтиҗәсен исәпләделәр. Бу чара ата-аналар, укучылар өчен дә кызыклы, файдалы, кирәкле булды, ул оешкан төстә, күңелле үтте.
Үз күзләре белән күреп, катнашып алганнан соң, әти-әниләр сораулар да бирделәр, фикерләре белән уртаклаштылар, бәя бирделәр. Чарада катнашырга, карарга иҗтимагый оешмалардан, массакүләм мәгълүмат чараларыннан вәкилләр дә килделәр.
Римма УМИТБАЕВА.