Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Фәйрушатовлар нәселеннән ул

последние и лучшие новости искусства в мире

21-8“Әтием - Фәйрушат Рәхмәтулла улы Фәйрушатов Әремзән авылының беренче совет мәктәбе укытучысы була. Ул мәктәпләр, уку-йортларын (избы-читальни) оештыручы булып та эшли. 1930 нчы елларны чыгып килгән “Урак һәм чүкеч” газетасы редакторы вазифасын башкара. Язмыштыр, аңа эш буенча Омск шәһәрендә яшәргә дә туры килә, анда чыгып килгән “Сталин юлы” газетасында эшли башлый. Бу турыда якташыбыз, тарих фәннәре кандидаты Юлия Сафаралеева “Рухи шытымнар” себер татарларының тарихи мирасына багышлап язган китабында белдерә, ул мәдрәсәләр, халык мәктәпләре, өлкәннәр арасында белемсезлекне бетерүчеләр турында яза.

Юлия Уразмөхәммәт кызы миңа килеп сораулар биреп, әтиемнең язмышы, хезмәте белән кызыксынып, исемен китабында мәңгеләштерде, зур рәхмәт аңа”, - дип әңгәмәбезне башлады. Долорес әби Лаемтамак авылында туа. Әтисе мәктәп директоры, әнисе Сәхия апа китапханәче була. Бөек Ватан сугышы башланган елны әтисен бронь буенча колхоз рәисе итеп Бигәтен авылына эшкә җибәрәләр. Авыр сугыш еллары һәм сугыштан соңгы елларны искә төшереп ул: ”Әниебез безне ач тотмады. Үзе вак балык тота, аш пешерә, пилмән ясый, бер сыерыбыз бар иде. Ул елларны артык бай булырга ярамаган. Әни колхозда җитен йолкыган, утау утаган, печән чапкан, җыйган. Чит җирдә әтиебез 54 яшендә вафат булды. Әнием 4 баланы үзе үстерде, тырыш, кешегә ярдәмчел иде, аны авыл советы депутаты итеп тә сайладылар. Әтиебез мәрхүм булганнан соң, балалар белән әбиемнең авылы - Аркүлгә күченеп килдек. Минем укырга теләгем зур булса да, Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә 1 ел гына укыдым. Шагыйрә Галия Абайдуллина белән бер класста тырышып укыган сугыш чоры балалары без. Җитешсезлек елларны онытып булмый. Җәзилә апа Массагутова, Асия апа Шәипова хәтеремдә. Мәктәптә укытучылар көчле, балаларга тирән белем бирделәр. 19 яшемдә ятим үскән Әбүталип Халик улы Рафиковка тормышка чыктым. Аның әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак була. Сумкинода йорт төзедек, гаилә корып яши башладык. Үзбәкстанда яшәгән Әбүталипның бертуганы безне үзенең янына чакыргач, дөнья күрербез дип, тәвәкәлләп киттек. 32 ел Яккабаг шәһәрендә яшәдек. Анда да үзебезнең йортыбыз булды, балалар туды. Иптәшем зур машинада эшләде, мин ашханәдә. Гаиләбездә балалар белән рус, татар, үзбәк телләрендә сөйләштек. Безнең балалар өч телне дә яхшы белделәр. Тырышып эшләгәнебезгә үзбәкләр дә безне хөрмәт иттеләр, яраттылар. Күпме генә вакыт узса да, туган як, туган нигез үзенә тартып торды. Сумкинодагы үз йортыбызга кайтып урнаштык. Монда иптәшем төзелеш эшләрендә, зур машиналарда эшләде, мин төрле эшләр башкардым. Эштән куркып тормадык. Балаларыбыз хезмәт сөючән, тырыш булдылар. Күршеләребез дә хөрмәт итте. Өлкән көнемдә кече улым Рамил, аның гаиләсе белән яшим. Ул иске йортны сүтеп, шул урында яңа йорт төзеде. Тормыш иптәшем 63 яшендә дөнья куйды. Балаларым бөтенесе хәлемне белеп, ярдәмләшеп яшиләр. Дүртесе гаиләләре белән Сумкинода яши, Тубылдан кече кызым Римма, киявем Ринал, аларның балалары да еш килеп торалар. Күңелем тыныч, кече сеңелем Луиза да Сумкинода гомер кичерә. Ул Үзбәкстанда күп еллар укытучы булып эшләде. Чит җирдә яшәсәк тә, без туган телебезне онытмадык. Балаларыбыз да татарча сөйләшәләр”, - дип сүзен дәвам итте.

Тугызынчы дистәне алыштырган Долорес әби нәселе, узган яшьлек еллары турында горурланып оныкларына сөйләргә ярата. Дини ашларда вәгазь сөйли. Ул аяклары авырту сәбәпле, мәчеткә йөри алмаганына борчыла. “Яңарыш” газетасын даими укып баручы Долорес әби газетада эшләүчеләргә, укучыларга тән сихәте, сәламәтлек, гаилә тынычлыгы, уңышлар теләде.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836