Салават тормыш иптәшенә яратып «Карчыгым» дип эндәшә.
Салават хатыны турында: «Акыллы усал кеше ул», - дип әйтә.
Ләйсән иреннән 9 яшькә кечерәк.
Салават армиядән кайтканда, Ләйсән өченче сыйныфта укыган була.
Беренче очрашулары турында: «Мин аны хәтерлим, ә менә Ләйсән юк. Ул вакытта әле ул өстәл астында йөри иде».
Өч балалары, өч оныклары бар.
Кызлары Алина Голливудта укыган, Николас Кейдж классын тәмамлаган.
Уллары Рөстәм - автоузышлар буенча үсмерләр арасында Россия чемпионы.
Салаватның беренче укытучысы – хатыны Ләйсәннең әнисе.
Студент чагында Салават - Җәвит, ә Ләйсән Зөлфия Шакирова белән бер бүлмәдә яшәгән.
Салават артык романтик кеше. Кайчандыр ул Ләйсәнгә Зур Җидегәннең бер йолдызын бүләк иткән. Ә еллар үткәч, шул йолдызны бриллиант итеп ясатып, яратканын сөендергән.
Фәтхетдиновларның йорт хайваннары бик күп. Алар арасында төрлесеннән кош-корт, 3 эт, тиеннәре... Һәм хәтта сыерлары да бар!
Ял өчен яраткан урыннары - Төркия. Анда кечкенә фатирлары да бар.