Материалы

Гаилә бәхетләре оныкларына күчсен

последние и лучшие новости искусства в мире

29-9Июнь ае үзенең җылысын да, салкынын да, яңгырын да, әче җилле көннәрен дә биреп торды. Матур көннәрнең берсендә, яшел чирәм-яланлы авылның, заманча бизәлгән матур капкалы, төрле төстәге чәчәкләргә күмелгән Зөһрә апа белән Әнис абый Усмановларның йорты каршына машиналар килеп туктады. Килгән кунакларны, кода-кодагыйларны, яшь кияүне каршы алырга иң беренче, элекке гореф–гадәт буенча, зур яшьтәге әннәсе белән картатасы чыктылар. Бу йортта килен төшерү, кияү каршылау йолалары әле дә онытылмыйча сакланып килүен күрдек. Урам капкасыннан башлап кунаклар өчен әзерләнгән өстәлләргә хәтле келәм түшәлгән иде. Аның өстенә мамык ястык та салынган. Сүзне Зөһрә апа башлады.

Мөселманча сәламнәрен биреп, игътибарны ул үзенә җәлеп итте. “Бу келәм тиккә түшәлмәгән. Без аны 31 ел бергә яшәгән һәм 93 яшендә дөньядан киткән Хәлбикамал каенанам белән бергә әзерләдек. Шул келәмнән иң беренче булып яшь кода белән кодагый - Вәсилә киленне тормыш юлына озаттык. Бу келәм – бик бәхетле келәм булып чыкты. Аңа карт әннәкәләренең һәм безнең догаларыбыз, яхшы теләкләребез сеңгәндер. Аннан 7 улыбыз белән 7 киленебез узды. Балаларыбыз тигез-тату гомер итәләр, ахыры хәерле булсын”, – дип сөйләде ул.

Менә бүген бу келәмнән сигезенче парны - яшь киявебез Руфат белән оныгыбыз Алинәне 50 ел бергә гомер кичергән Әнис абый белән Зөһрә апа җитәкләп никах өстәленә уздырдылар. Килгән кунакларны, себер татар халык көйләрен гармунда уйнап, Җәгъфәр Касыймов каршылады. Төрле яклардан җыелган халыкның күңелләрен ачты. Милли киемдәге Төмән егете Руфат һәм Тархан авылында туып, Надым шәһәрендә үскән Алинә әти-әниләре, туганнары, Вәгыйз хәзрәт Ильясов алдында яңа гаилә корырга әзер булуларын белдерделәр.        Өстәлләр Аллаһы Тәгалә биргән ризыклар белән тулган: хәләл сарык итеннән токмачлы аш, пылау, бавырсаклар, бәлешләр.

Бу никахта әле элекке гореф-гадәт дәвам итте. Сүзне кияүнең әнисе Вәлия апа алды. Яшьләрне һәм кода-кодагыйларга бүләкләр бирү йоласы башланды. Һәркем яшьләргә җылы сүзләр әйтеп, бәхетле гомер кичерүләрен теләделәр. Әннәкәләре Зөһрә апа: “Шушы яшьләрне тормыш юлына җиткерүче әти-әниләренә, әннә-бабаларына рәхмәт белдерәм!” – диде.

Өй хуҗаларының мөселманча киенгән 7 килене кунакларны сыйлап тордылар. Әнис абыйның 7 улының гаиләләре үзара бердәм-тату яшәүләренә һәркем инанды. Көннәр гел яңгырлы булуга карамастан, Аллаһы Тәгалә җылы, яңгырсыз көн бирде. Ләкин егетләр көнгә ышанмыйча, яңгырдан, җилдән саклану өчен биек чатыр ясап, өстәлләрне чолгап алганнар иде. Җырлап-биер өчен сәхнә дә булдырылган. Һәр килгән кунак рәхмәтләрен әйтеп, күңел ачып кайттылар. Аллам риза булсын. Тормыш юлларын картата-әннәләре кебек үрнәк гаилә булып яшәргә язсын.

Роза ГАФАРОВА, Ялутор районы, Яңа Атьял авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума