Материалы

Гаилә башы – никах туенда

последние и лучшие новости искусства в мире

25-7Шушы көннәрдә Түбән Тәүде районы, Саз авылында Хәйруллиннар гаиләсендә бик матур никах туе үтте. Борын-борыннан килгән гадәт ул: кызны ярәшкәннән соң, кәләшнең әти-әниләре зурлап никах туе уздыралар. Кыз һәм егет ягыннан барлык туганнар, дус-ишләр, авылдашлар бу бәйрәмгә яшьләрне котлап килделәр. Саз авылында туып-үскән Зифа Илфат кызы белән Кырынкүл егете Рөстәм Ильяс улы ике ел матур гына йөргәннән соң кавышырга уйладылар. Ике яктан да ата-аналар парлы. Зифаның әтисе - Илфат, әнисе – Асия, Рөстәмнең әтисе – Ильяс һәм әнисе Гыйльминур Галеевлар. Зифа Төмән дәүләт университетының филология факультетын тәмамлап, Саз авылында татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли, балаларга туган телдә белем бирә.

Никах туе алдыннан кунаклар җыелып беткәч, Саз авылында да ишекне биклиләр икән.

Аллаһы Тәгалә “Нур” сүрәсендә әйтте: “Сез никахландырдыгыз үз кул астыгызда булган колларны. Никах минем сөннәтемдер. Сөннәтемнән баш тартучы минем өммәтемнән түгел”. Бу сүзләр никах вәгазендә әйтелеп китте, никах хөтбәсе укылып беткәч:

- Я, Раббым! Бу яшьләрнең араларына өлфәт мәхәббәт биреп, никахлары төзек булса иде.

- Ата-аналарына миһербан-шәфкатьле, тәүфыйклы балалар булсалар иде. Болардан туачак балалар да изге балалар булып, ислам динен куәтләүче, үзләренә догачы, бәхетле балалар булып, тигезлек, муллык, сәламәтлек белән үстерергә язсын, дип мулла абзый яшьләргә теләкләр теләде.

Кунаклар бик күп иде, никах укылгач, сый-хөрмәтләр белән аларны мул табыннар янында сыйлау башланды. Ә яшьләр әти-әниләре белән дә, үзләре һәм якын туганнары белән истәлеккә фоторәсемгә төштеләр. Хәерле юл сезгә, Зифа һәм Рөстәм! Сез озын тормыш юлына аяк бастыгыз. Сыгылмагыз, сынмагыз, юлның сикәлтәле урыннарын тигез атлап узыгыз. Чын татар гаиләсен тудырыгыз, туган телдә сөйләшегез.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума