Материалы

Гаилә кояшы җылытып тора

последние и лучшие новости искусства в мире

24-1120нче гасыр башында илдә үзгәрешләр күп булды. Тарихка тирән кермичә генә, Татарстаннан Себергә гаиләләре, авыллары белән күчеп килгән татарларның монда яшәүләренә дә инде йөз елдан артык вакыт үтеп китте. Шулар арасыннан Сираҗетдиновларның гаилә капкаларын ачып керәбез. Алар үз йортлары белән Төмән шәһәрендә (элекке Яңавылда) яшиләр.

Гаилә әгъзалары – 90 яшен тутырып килүче Галиябану әби, аның улы Хөсәен, килене Фәйрүзә һәм оныкчыклары. Шушы гаиләдә килен белән каенана дус-тату 45 ел бергә гомер кичерәләр. Татарстаннан килгән татарларның күпчелеге Столыпин карары буенча Түбән Тәүде районының кара урманнар арасында бүлеп бирелгән участокларда урнашканнар. Гаиләләр барлыкка килеп, әлеге участоклар авылга әйләнгән. Беренче килеп төпләнгән кешенең фамилиясе Камаев була. Шуннан авылга Камай исеме бирелгән.

Менә шул Камай авылында Галиябану Вәли кызы 1925 елның ноябрь аенда дөньяга килгән. Җиде баланы әниләре кочагына калдырып, әтиләре вафат булгач, бик авырлыклар белән үсәләр. Олы абыйлары Бөек Ватан сугышыннан кайтмый. Сигез яшеннән Усман авылына китеп, бер хәллерәк гаиләдә үсә Галиябану әби. Шуңа күрә Усман авылын сагына һәм кешеләрен әле дә хәтерендә саклый. Камайга ул уналты яше тулгач кына кайта. Озакламый авылның Миңнехәсән исемле егетенә киягә чыгып, өч кыз һәм бер егет үстерәләр. Бөтен яктан да уңайлы, бик матур табигать кочагында яшәгән кешеләр, авыл таркалып беткәч тә, бер-берләре белән элемтәне өзмәгәннәр. Еракта урнашкан Камай авылының таркалуына юллар начар булуы сәбәпче булгандыр. Төрле җәнлекләргә бай урманнары, йортлар төзергә мәһабәт наратлары, чикләвекле эрбет агачлары, мул үскән нарат һәм кара җиләкләре, мүк җиләкле сазлыклары - барысы да мөстәкыйль рәвештә яшәргә мөмкинлек биргән. Әлбәттә, анда колхоз-совхозлар да булган. Алар урман байлыкларын җыеп, мал-туар асрап, умартачылык белән шөгыльләнеп, гаилә бюджетларын тулыландыралар.

Камай халкы үзенчәлекле: тапкан малларын уртак бүлешеп, бер кабилә булып гомер иткәннәр. Аннан күчеп килгән Төмән шәһәре татарлары озак еллар бер-берсе белән күрешеп, бәйрәмнәрдә бер табынга җыелышып яшәгәннәр. Камай халкы озын гомерле.

Галиябану әби дә туган авылын, анда яшәгән кешеләрне сагынып искә алды. Камайлыларның тагын да бер үзенчәлекле яклары: алар читтән кыз алмаганнар, читкә кияүгә бирмәгәннәр. Үзара авыл эчендә балаларын өйләндереп, яңа гаиләләр барлыкка килгән.

Сираҗетдиновларның бердәнбер уллары Хөсәен абый Яңавылда туып-үскән Фәйрүзә Морат кызына өйләнә. Әлбәттә, яшь киленгә бөтен авыл сынауларын үтәргә туры килә. Әмма кыз сыната торганнардан түгел, уңган-булган булып чыга. 8 сыйныфны татар мәктәбендә белем алганга күрә, җиңел генә әдәби телгә күчә дә китә.

Сираҗетдиновлар гаиләсе төпле-акыллы гаилә буларак, Фәйрүзә ханым тормышка ике куллап ябыша. Каенана-каенатаны ихтирам итеп яши. Ул килгән йортта әле өч балдыз да була, аларны берәм-берәм кияүгә озатып бетерәләр, үзләренең дә Зөлфия белән Фәритләре туалар. Беренче кызларына дүрт ай тулуга, Фәйрүзә ханым үзенең яраткан эшенә чыга. Кызын иртә-кич һәм төнлә имезә, ә көндезен каенана карый. Гомер буена мал-туарлы яшәгәч: “Сыер сөте имезгәннәрдер”, - ди ул. Хөсәен абый әти-әниләре кебек ипле, сабыр булганга күрә, бу гаиләдә мәңгелек тынычлык, иминлек хөкем сөрә. Яшьләр олылар янәшәсендә бәхетле гомер кичерәләр. Кызлары Зөлфия медицина академиясен тәмамлап, ООО “Фармсервис”та директор урынбасары булып эшли. Алар Россия күләмендә даруханәләрне медикаментлар белән тәэмин итеп торалар. Фәрит Нефтегаз академиясен тәмамлап, проектның баш инженеры вазифасын үти. Икесенең дә гаиләләре, икешәр балалары бар.

Оныкларның зурларын да саф татар теленә өйрәткән булганнар, алар балалар бакчасына йөри башлауга ук рус теленә күчеп киткәннәр. Хөсәен абый: “Иң кечкенә оныкны үзебезгә алып, татар теленә өйрәтеп, милли рухта тәрбияләмәкче булабыз”, - ди.

Хөсәен абый яшь вакытыннан төрле оешмаларда машина йөртүче булып эшләгән, әле дә лаеклы ялда булуына карамастан, “Атлант-Авто”да хезмәт юлын дәвам итә.

Тормышлары матур, аларның тырышлыклары күренеп тора. Гаилә эчендә күзгә күренмәслек, колакка ишетелмәслек ниндидер сихри көч, тылсымлы илаһи атмосфера хөкем сөрә. Аны алар үзләре булдырганнар. Шуңа күрә гаиләдә бәхет кояшы сүнми, алар яшәгән йортка тынычлык биреп, гел җылытып тора.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума