Материалы

Гаилә һәм йорт салу йолалары

последние и лучшие новости искусства в мире

Кеше гомеренең иң җитди вакыйгалары – туй үткәрү, бала табу, үлгән кешене соңгы юлга озату. Шулай ук өй салу, аның өчен нигез урынын сайлау, шул урынның тыныч, пакъ булуын тәэмин итүче ышануларга нигезләнгән йолаларны үтәү – кеше тормышында бик әһәмиятле һәм зарури бурыч булып тора. Әүвәл нигез казыгы кагыласы урынны җентекләп сайлыйлар иде. Әлбәттә, хәзерге заманда андый мөмкинлекләр чикле.

Йорт саласы көнне авылның бөтен балта осталары җыела, хатын-кызлар зур казаннарда аш пешерәләр. Күмәкләшеп йорт күтәрү - өмә дип атала. Борынгылар, нигез ташын, нигез ашын таратма, дигәннәр. Яңа өйнең нигезен игелекле, куанычлы, бәхетле итеп, анда яшәячәк кешеләрне бай, мул тормышлы итеп күрү теләгеннән чыгып, нигезнең дүрт почмагына, матчаның ике башына мулладан яздырып алынган догалар, көмеш акчалар куелып калдырыла. Аларны куйганда хуҗа: “Нигез урынында тузсын, тигезлектә, муллыкта яшәргә насыйп булсын!” – дигән теләкләр тели. Күтәреп беткәч, өйгә тәрәзәләр уела, мич чыгарыла һәм шушында янә халык күңелендә яшәп килүче ышану-тыюлар калкып чыга. “Тәрәзәсе уелмаган өйгә чыгарга ярамый”, дигән юрама йөри. Ни өчен халыкта тәрәзәсез бурадан курку хисе яшәп килә? Мәсәлән, төш юрауларга мөрәҗәгать итсәк, төштә тәрәзәсез, ишексез бура күрү шушы нәселдән булган берәр кешенең үләсен хәбәр итә. Өйгә мич чыгарганнан соң, өйгә чыгарга кирәк, мичне чыгаруга өйдә парлы кеше кунарга тиеш, мич чыгаргач, өйне ялгыз калдырырга ярамый, югыйсә, өй тынычсызлана, җеннәр ияләшә” (бу халык сүзләреннән чыгып язылды).

Халыкта сакланып калган тагын бер гадәт – яңа өйгә беренче тапкыр кергәндә, ипи-тоз яки башка төрле берәр ризык тотып, уң аяктан атлап, Коръән аятьләрен укып, теләкләр теләп керү.

“Әй, Ходаем, үзең сакла
Хакыңнан-нахагыңнан.

Хәвефеңнән-хәтәреңнән,
Ут хәвефләреңнән,
                                                    Усал хатын бәласеннән!”
– дип такмаклап кергәннәр.

Күпчелек очракта яңа өйгә аяк басканда бусагадан иң элек песи кертеп җибәрәләр. “Песи йорт хайваны бит, бәхет китерә”, - дип әйтәләр. Шулай ук халык йортның да, нигезнең дә, өйнең дә хуҗасы бар дип ышана һәм аларның үзләренә карата яхшы мөнәсәбәттә булуларына, бәрәкәт китерүләренә ышанган хәлдә, алардан шикләнми, аларга атап догалар кыла. Әлбәттә, хәзер бу йолаларның берсе дә үтәлми дисәм, дөрес булмас та кебек. Ә менә яңа өйне салып чыккач, өйгә Коръән укытучылар саны елдан-ел күбәя. Күптән түгел йорт төзегән яшь гаиләдә кунакта булырга туры килде. Мулла килгәч, бүлмәләр саен азан әйтеп йөрде. Аннары табын янында Коръәннән сүрәләр укып, яшьләрнең шушы йортта игелектә, муллыкта, тигезлектә яшәүләрен теләп барлык кунаклар да дога кылдылар.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума