Материалы

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык

последние и лучшие новости искусства в мире

30-9Россия Президенты карары буенча, июль аеның матур, кояшлы көнендә Тубыл шәһәренең “Себернең энҗе бөртеге” сәүдә һәм күңел ачу үзәге бинасы каршындагы сәхнәдән шәһәр Думасы рәисе Николай Зольников Алтын туйларын билгеләп узган, тату-тигез гомер кичергән 4 парга “Мәхәббәт һәм тугрылык” медальләре тапшырды. Никахлашып яшәүләренә 25 ел узган гаиләләр - Мария һәм Семен Слинкиннар, Галина һәм Анатолий Гавриловлар, Марина һәм Игорь Царегородцевлар, Равзия һәм Рафаил Урамаевларның (рәсемдә) бәхетле, имин тормышлары яшь парлар өчен үрнәк. Аларның бәхетле гаилә серләре белән танышырга килгән яшь пар Анна һәм Артем Сажиннар да бар иделәр.

Яшь каләш акчәчәкләрдән ясалган чәчәк бәйләмен тамашачыларга ташлагаганнан соң, мәхәббәтләрен саклап, бәхетле гаилә корулары турында ант иттеләр. Яшьләргә үрнәк булган Урамаевлар гаиләсе 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Равзия апа медицина юнәлешендә эшләп, Рафаил абый индустриаль институтны тәмамлап, сайлаган һөнәрләренә гомер буе тугры калып, эшләреннән тәм һәм ләззәт табып, матур тормыш юлын узалар. Бер-берләрен яратып яшәүчеләр, күз карашларыннан бер-берен аңлап, гаиләләренең тынычлыгын, иминлеген саклаучылар хөрмәтенә шәһәрнең сәнгать һәм мәдәният үзәге җырчылары башкаруында җырлар яңгырады. Тамашачыларга имин, бәхетле, бәрәкәтле тормыш теләделәр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума