Материалы

“Гаилә нигезе нык булганда авырлыклар сизелми”

последние и лучшие новости искусства в мире

25-7Тубыл шәһәрендә яшәүче Мәҗитовлар гаиләсе күпләргә үрнәк итеп сөйләрлек. Фирдәүс Мөнир кызы Тубыл шәһәрендә туып-үсә, тормыш иптәше Октябрист тумышы белән Вагай районы, Казанлы авылыннан. Октябрист: ”Армиядән соң шәһәргә кранчы һөнәренә укырга килгән идем. Фирдәүскә беренче күрүдә үк гашыйк булдым. Тубыл пединститутының филология факультетын тәмамлаган кыз төрле яктан килгән: чибәр, инсафлы, акыллы, милләт җанлы да иде. Гаилә корып ике кыз үстердек, хәзер инде өч оныгыбыз бар”, - дип әңгәмәбезне башлады.

Октябрист Мәҗитовны Тубыл шәһәрендә яхшы беләләр. Ул шәһәрдә узган Сабантуйларда катнаша, матур тавышлы җырчыны шәһәр һәм район күләмендә узган концертларда да тамашачылар көтеп алалар. “Иртеш моңнары” ансамбле җырчысы, ә төп эш урыны - төзелеш оешмаларында күп еллар электромонтажчы булып эшли. Якташыбыз әңгәмәбезне дәвам итеп:

- Гаиләбезгә авыр сынау юлларын узарга туры килде. Эш урынымда көтелмәгән фаҗигале хәлгә эләгеп саулыгымны югалттым. Озак вакыт үзем аякка басалмадым. Һәрвакыт минем янәшәмдә булган тормыш иптәшем - Фирдәүс, кызларым, табиблар яңадан яшәргә ярдәм иттеләр”, - дип сүзен дәвам итте. Мәҗитовлар татар җыр-моңнарын яраткан,  “Яңарыш”ыбызны даими укып, милли яңалыклар  белән кызыксынып яшәүче гаилә дә. Хастаханәдән чыккач, Октябрист тормыш иптәше белән әкренләп концертларга да йөри башлый. Пар канатлы, бер-берсен кайгыртып, авыр чакта ярдәмгә килгән, шатлык-кайгыларын бергә уртаклашкан гаиләдә мөһим урынны алган Фирдәүс гомер буе мәктәп--интернатта эшләп, Мәгариф министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнеп лаеклы ялга чыга. Ул: “Гаиләм - ул җылы учак, олы таяныч, ныклы ышанычлы якын кешеләр. Кайгы һич көтмәгәндә килә. Дөньяда сәламәтлектән дә кадерлерәк  нәрсә юктыр. Хәзер тормыш иптәшем яңадан  “Иртеш моңнары” ансамблендә җырлый. Ике кызыбыз да музыка мәктәбен тәмамладылар, берсе - баянда, икенчесе - думбрада уйныйлар. Безнең гаиләдә татар моңнары һәрвакыт яңгырады. Гаиләнең нигезе нык булганда, авырлыклар килсә дә бердәмлектә җиңеп чыгасың, аннары хезмәт сөйгән кеше өчен тормыш авырлыгы сизелми”,- дип сөйләде. Мәҗитовлар яздан көзгә хәтле бакчаларында эшлиләр. Туган йорт җылысын саклап гомер кичергән Мәҗитовлар: “Аллаһы биргән муллыкка, бәхеткә сөенеп яшәргә, үзара уртак тел табып, киңәшләшеп гомер кичерергә кирәк”, - дип гаилә серләре белән бүлештеләр.

Римма УМИТБАЕВА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума