Материалы

Гаилә – тормышның мәгънәсе

последние и лучшие новости искусства в мире

Ислам динендә изге гамәлләрнең берсе булып никах санала һәм ул мәхәббәт, мәрхәмәт нигезендә төзелергә тиеш. Аллаһы Тәгалә барлык нәрсәне парлы-парлы итеп яратты, парлы булып яшәргә боерды. Ялгызлык бер Аллаһка гына хас. Җансыз әйберләрнең дә парлары бар: уңның – сулы, акның – карасы, суыкның – җылысы, көннең – төне, электр чыбыгындагы корылмаларның да уңае, тискәресе бер. Бер төрле генә булса, ут та янмас иде.

Кешеләр тормышында беренче бурыч - иманлы яшәү һәм иман белән дөньядан үтү булса, икенчесе – гаилә корып, балалар үстереп, үзеңә караганда әз генә булса да яхшырак нәсел калдыру.

Уналты ел “Гаилә учагы” сәхифәсен алып бару дәверендә бик күп гаиләләр белән очрашырга туры килде. Бигрәк тә үрнәк алырлык, яхшы гаиләләрне язасы күңелле. Алардан ниндидер мәгънәгә ия ир белән хатын мөнәсәбәтләре, тормыш-көнкүреш ысулларын өйрәнәсең. Акның карасы булган кебек, яхшы – начар гаиләләр бергә бер туры килә. Кайда эчкечелек, анда талаш-сугыш, фәкыйрьлек, нәтиҗәдә мондый гаиләләрдә балалар иза чигә. Җир йөзендә андый балаларны, иң бәхетсезләр, дияр, идем. Хөкүмәт карамагындагы балалар йортларындагы ятимнәрнең ничек тә тамаклары тук, өсләре бөтен, ниндидер шөгыльләре бар, әмма аларны да бәхетле балалар дип әйтеп булмый. Балаларын ташлап киткәнме, сәрхүшме, гарипме, бернигә карамастан, алар әти-әниләрен көтәләр, сагыналар.

Бүген балаларыннан зарланучы ата-аналар да күп. Картлар йорты балалары ташлаган өлкәннәр белән тулы. Яхшы, бай гаиләләрдә үскәннәргә  әти-әниләре кирәкми. Ник зарланасың? Ничек тәрбияләдең? “Кеше булсын” дипме, әллә “кешедән ким булмасын” дипме? Диннән ни өйрәттең? Хайваннарда дин юк. Динсез тәрбия – хайван тәрбиясе. Балаң сине оныткан икән, ташлаган икән – кем гаепле?

Эчкерсез ярату әти-әни белән бала арасында була. Әти-әни бала дигәндә үзе турында уйламый. Бала бәхетле – без дә бәхетле, бала шат – без дә шат. Балалар тормышында ниндидер җайсызлык килеп чыга икән, күзгә берни күренми. Шуның өчен дә әти-әнинең догасы куәтле.

Менә никах табыны. Табын күрке булып егет белән кыз утыра, бер генә килмәгән җирләре дә юк. Әмма алар нинди генә укымышлы, чибәр, уңган булмасыннар, икесе дә уң яктан сул якка әйләнеп ята да алмый торган 3-3,5 кг ит кисәге кебек дөньяга килгәннәр. Менә шушы әниләр, төннәрен йокламыйча аларны аякка бастырган. Бер әни дә: “Балам астын пычраткан иде, шуны чистарттым”, дип урамга чыгып зарланмый. Иркәләп кенә кулына ала, юып чистарткач, артын үбеп биләүгә сала, ыштан киертә. Шуңа да баланы “татлы газап” дип йөртәләр. Тәмледән тәмлене ашаган, рәхәттә яшәгән адәм баласы 1 ел, 1,5 ел кулдан төшми үсә. Аллаһы Тәгаләнең кешене дә туу белән аякка бастырырлык кодрәте бар, әмма безне әти-әнидән тәрбия кылдыра, чөнки картайган көнендә әти-әни дә урын өстендә калырга мөмкин. Өлкәннәр балалары кулына калса, “безнеке урын өстендә инде, аны мин карарга тиешме?» дигән зарлану китә. Аллаһы Раббыбыз: “Алар сезне ничек сөеп караса, сез дә аларны шулай сөеп карагыз, дөньядан үткән булсалар, аларны дога белән искә алыгыз”, - ди.

Бала чакта: “Бер исерек баш, эчкән саен әти-әнисен җәберли, теге мескеннәр аңардан ничек качарга белмиләр. Шунда бер туган тиешле абзый: “Менә шушыны үзенең балалары да шулай рәнҗетерләр”, - дигәне хәтердә калган. Чыннан да, шул мәгънәсезнең балалары үсеп тә җиттеләр һәм әтиләрен кыйнап та үтерделәр. Ә бит нәсел дәвам итә. Себернең  сазъяктагы җирле халкы: “Начарлык ин куа”, - дигән әйтемне  еш кулланалар иде. Чыннан да токымдагы начар гадәтләр буыннан-буынга күчә килә.

Аннары күп әйберне гыйбрәт итеп сөйлиләр иде.

Бер хатынның ире үлгәч, улына: “Әтиеңне шушы одеял белән төр дә, урманга илтеп ыргыт”, - ди. Җыенганда малайның малае (онык) килеп: “Әти, бабайны ташлагач, одеялны кире алып кайт. Син үлгәч, илтеп ташлаганда кирәге чыгар”, - ди.

Шулай ук халыкта җыр бар бит:

Яхшы кылсаң – үзеңә,
Яман кылсаң – үзеңә.

Җилгә каршы төкерсәң,
Кире кайтыр үзеңә.

Әйе, картайган кеше җыйнаксызланырга, ямьсезләнергә мөмкин, ләкин һәркем аңларга тиеш. Аллаһы гомер бирсә, бу көн безгә дә киләчәк.

Яманлык, кредитка акча алган кебек, артып кайтачак. Ә яхшылык кылу киләчәгеңә игелекле капитал салу кебек, бар сөенечен бу дөньяда күреп бетерә алмасаң, ахирәттә әҗере булачак.

Тагын балалар хакы бар. Баланың күркәм исем йөртергә, хәләл ризык ашарга, дөрес тәрбия алырга, әти-әни тигезлегендә үсәргә, тиң пар белән никахлашырга хакы бар. Яхшы исем матур мәгънәгә ия булырга тиеш. “Яман исем яман язмыштан яманрак”, ди халык мәкале.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума