Материалы

Гаилә тормышында сынаулар: аларны ничек үтәргә?

последние и лучшие новости искусства в мире

Руханнар гаилә тормышында була торган куркыныч берничә чорны аерып күрсәтә. Күзәтүләр буенча, өйләнешүчеләрнең яртысы беренче елны ук аерылыша. Һәм моның сәбәбе дә гади: яшь кешеләр көнкүрештә туган сынауларны үтә алмыйлар. Әлеге очракта ир яки хатынның бурыч-вазифаларны үз өстенә алырга, гадәтләрен үзгәртергә теләмәве һәм башкалар да аерылышуга сәбәп булырга мөмкин.

Гаилә тормышы өчен икенче сынау чоры беренче 3-5 елда була. Нәкъ менә шушы вакытта гаиләдә балалар туа, яшьләр торак мәсьәләсен хәл итү, эш һәм эштәге дәрәҗә белән мәшгуль. Нәтиҗәдә, рухый һәм җисмәни киеренкелек ир белән хатын арасындагы салкынлык һәм аңлашылмаучанлыкка китерә. Шул ук вакытта сынау чорын уңышлы гына үткән ярлар арасында көчле дуслык урнаша. Әлеге чорда алар дәртле сөяркәләр түгел, ә күбрәк иптәшләр була.

7-9 ел уртак тормыштан соң ияләшү белән бәйле сынау чоры булырга мөмкин. Ир белән хатынга гаилә тормышы күңелсез һәм һәрчак бертөрле булып тоела башлый. Аларның икесендә дә яңа, гадәти булмаган кичерешләр кичерү теләге туа.

Әгәр дә сынауларны үтеп, ир белән хатын әле дә бергә калган икән, уртак тормышларының 16-20нче елларында тагын бер сынау чоры җитәргә мөмкин. Әлеге вакытта бар хыяллар тормышка ашкан, теләгән һәрнәрсәгә ирешелгән, шәхси һәм һөнәри өлкәләрдә барысы да тотрыклы. Һәм ир яки хатында нәкъ менә шушы күренеш белән бәйле курку хисе барлыкка килә. Чит ил белгечләре әлеге сынау чорының тагын бер мөһим өлешен аерып күрсәтәләр: ул вакытта үсеп беткән балалар читкә таралыша һәм ир белән хатын үзләренең төп эшчәнлекләре – балалар тәрбияләүдән мәхрүм калалар. Алар янә икәү бергә яшәргә өйрәнергә тиеш. Балалар тәрбияләү һәм өйдәге хуҗалыкны алып бару белән генә шөгыльләнгән хатыннарга исә башка төрле эш, мавыгулар табарга туры килә.

Гафу итә белегез. Гаилә тормышында гафу сорый белергә дә, шул ук вакытта гафу итә белергә дә кирәк. Гаепле икәнен күрсәтер өчен, тормыш юлдашыңа берничә көн буена үпкәләп йөрергә ярамый, ахыр чиктә ул моңардан туярга мөмкин. Әгәр дә сез аны гафу итәргә әзер түгелсез икән, хәләл җефетегезгә: “Беләсеңме, миңа фикерләремне туплау һәм тынычлану өчен вакыт кирәк”, - дип әйтегез.

Уртак фикергә килегез. Әгәр дә ир белән хатын бер-берсен ярата икән, димәк алар арасындагы һәр низаг – бер-берсен аңларга тырышу, якынаюга омтылу гына.

Һәр гаиләдә була торган хәл: үпкәләгән хатын ире белән сөйләшми. Ул иренең күрәзәче сыман аның ни өчен үпкәләгәнлеген белүен, гаебен тануын һәм гафу соравын тели. Тик әлеге очракта аның үзенә генә үпкәләп йөрергә туры киләчәк. Әйтелмәгән үпкә корт сыман хатын-кызны эчтән генә кимереп торачак. Үпкәләү – башкалар хатасы өчен үз-үзеңне җәзага тарту ул.

Руханнар әлеге очракта аңлашырга киңәш итә. Ни өчен үпкәләгәнегезне, нәрсә теләгәнегезне әйтегез, ирегезнең гаебен аңлатыгыз.

Тормыш юлдашыгызгы түбәнсетмәгез. Ирегезне шелтәләгәндә: “Син һәрвакыт...” кебек гомумиләштерүләрдән качыгыз. Иң әйбәте – үзегез турында сөйләгез, аны кызгандырыгыз. Мәсәлән: “Миңа ял көнен ялгызым гына үткәрү күңелсез”, - дип әйтсәгез, ирегез әлеге хәлгә башкачарак карар.

Кеше алдында яманламагыз. “Үзең ишетергә теләмәгәнне башкаларга әйтмәгез”, - дигән алтын кагыйдә бар. Үзегезне тормыш юлдашыгызның урынына куеп карагыз.

Әгәр дә сезнең нинди дә булса өлкәдә фикерләрегез туры килми (мәсәлән, сәясәт), ул хакта сүзне бөтенләй кузгатмагыз.

Хатлар языгыз. Әлеге ысул ярдәмендә кеше якыннары белән әрләшүдән кача ала, үз хисләрен яхшырак аңлый башлый, тынычлана. Һәм иң мөһиме – тискәре көнне якын кешеләренә түгел, ә кәгазь битенә чыгарып сала.

Яңача карагыз. Ирегезнең балачагы үткән урынга барып, аны ничек бар, шулай яратучы кешеләр белән аралашып карау сезгә файдалы булачак. Әлеге очракта ирегездә элегрәк сез күрмәгән күркәм сыйфатларны ачып, аңа соклану мөмкинлеге туачак.

Бертөрлелектән качыгыз. Ирегез белән сезнең мавыгуларыгыз төрле. Тик әгәр дә сез уртак бер мавыгу тапсагыз, икегез өчен дә ул бик файдалы булачак. Кайвакыт ир белән хатынга бер-берсеннән ял итеп алу файдалы.  

(“Гаилә учагы”).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума