Материалы

Гаилә - гомер чишмәсе

последние и лучшие новости искусства в мире

51-11Бу көннәрдә Яркәү клубында зур бәйрәм үтте. Кичәне оештыручы “Туган тел” ансамбле үзенең программасын Кәримовлар гаиләсе белән бәйләде. Бу күп балалы гаиләнең әти-әнисе бакыйга күчсәләр дә, өстәл артында Сабира Мөхәммәтчан кызының, Наил Әхмәтсалих улының 6 баласы, оныклары җыелдылар.

Сабира апа белән Наил абый Ватан сугышы чоры балалары. Аларга сугыш вакытында олылар кебек күп эшләргә туры килде. Сабира апа 1932 елда Төмән районы, Явызбы авылында туа. Наил абый Бурбар урман хуҗалыгында машина йөртүче булып эшли.

Ә Сабира апа 1955 елда шәһәрдә эшли. Ул Бурбарга кунакка килә. Үзе матур, шәһәрчә киенгән, Наил абыйның аңа күзе төшеп, яратышып өйләнешәләр. Шатан авылында гаилә корып яши башлыйлар. Сабира апа, килен булып килгәч тә, шунда ук эшкә җигелде: ат җигеп сөт ташыды, ферма мөдире булды, сатучы да булып эшләде, сагызын да агызды. Балалар үстереп, укыту өчен бер эштән дә куркып тормады. Шатан клубында директор вазифасын үтәп, лаеклы ялга чыкты.

Күп балалы гаиләдә кызлар күбрәк була: Фәрзәнә, Наилә, Гөлшат, Фатыйма, ике егет – Фаил белән Изил дөньяга килә. Гаиләдә тагын ике ир бала тәрбияләнә. Рәхимҗан, Әбделхак Исиннар – Сабира апаның бертуганнарының балалары. Аларны да укытып, тормыш юлына чыгаралар.

Сабира апа лаеклы ялга чыккач, Яркәүгә күчә. Ул эшсез тора алмый. Клубта билет сатучы да була, идән дә юа. Җанын балалары, оныклары җылыта, көч бирә. Фәрзәнә Мәдиева, Гөлшат Корманова, Фатыйма Гладун Яркәүдә яшиләр, Наилә Фәизова – Төмәндә, Изил Кәримов Турай авылында көн күрә. Инде үзләре дә әти-әни булганнар, балалар үстерәләр. Әлфия – югары белемле күз врачы, 2 баласы бар, Наиләнең кызы Регина - экономист-бухгалтер, улы Ренат – идарәче, икесе дә нефть һәм газ университетын тәмамлаганнар. Артур, Анастасия Гладуннар – эшмәкәрләр. Гөлшатның кызы Тәнзилә, улы Динар - икесе дә индустриаль институтны тәмамлап, “Газпром” оешмасында эшлиләр, һәркайсының өчәр балалары бар.

Зиннура белән Изил Кәримовлар бер малай үстерделәр, оныклары бар. Фаилнең хатыны Нурия - региональ инвестиция фондының директоры. Ике кызлары үсеп җиттеләр. Фәния Яркәү мәктәбен көмеш медаль, югары уку йортын кызыл диплом белән тәмамлады, кияүдә. Ә Гүзәл алтын медальгә лаек булды. Төмән дәүләт университетының 4 нче курсында экономист һөнәрен үзләштерә. Кәримовлар гаиләсе илгә файдалы кешеләр үстерделәр – 6 бала, 12 онык, 19 нәбәрә тәрбияләделәр. Сабира апа белән Наил абый бик шатланырлар иде.

“Туган тел” ансамбле җырчылары һәрбер гаиләне хөрмәтләп җырлар җырладылар, бүләкләр тапшырдылар. Бик зур рәхмәт аларга.

Мәнифә ХИСӘМЕТДИНОВА, Яркәү районы, Шатан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума