#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гаилә тормышының алтын юбилярлары

последние и лучшие новости искусства в мире

20-1250 ел бергә гомер итү - ул авыр хезмәт юлы белән еллар буе формалашкан зур хәзинә. Ярты гасыр бергә яшәгән кешеләр бер-берсенә үзара мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч һәм тугрылыкларын исбатладылар. 15 майда ирле-хатынлы Сания Таиб кызы һәм Миршат Мофтак улы Зәнкиевлар үзләренең алтын юбилейларын билгеләп үтәләр. Нәкъ менә гаилә бәйрәме көнендә алар 50 ел элек ир һәм хатын булдылар. Бу еллар дәвамында алар Загваздинское авыл җирлегенең Хуҗайлан авылында бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, кулга-кул тотынышып, бер-берсен кадерләп гомер иткәннәр.

Миршат Мофтак улы тракторчы, аннары колхозда шофер булып эшли. Кышын фермага азык ташыган, язын - чәчүдә, җәен - печәндә, көзен урып-җыю эшендә булган. Фидакарь хезмәте өчен хуҗалык җитәкчелеге аны берничә тапкыр бүләкли. Лаеклы ялга чыккач, Тубыл шәһәре су каналында эшләвен дәвам итә.

Сания Таиб кызы да сатучы булып күп еллар хезмәт итә. Тырышып эшләгәнлеген “Хезмәт ветераны” исеме, күптөрле алган бүләкләре, бик күп Рәхмәт хатлары раслый. Берничә ел Загваздинское авыл җирлегенең ветераннар советын җитәкләде. Аларның гаилә учагы чын-чынлап нык булып чыкты. Ә аларның төп байлыгы - бер ул һәм дүрт кызлары, 18 онык һәм 2 оныкчыклары.

Олы уллары Илмир гаиләсе белән Хуҗайланда әти-әнисе белән янәшә яши. Ул әти-әнисенең алыштыргысыз ярдәмчесе, аның үзенең дә гаиләсе зур - биш баласы бар: өчесе эшлиләр, калганнары мәктәптә укыйлар. Укытучы булып эшләүче олы кызлары Зөлфия гаиләсе белән күрше Полуяново авылында көн күрә. Аның ике баласы эшли, тагын берсе - укучы. Тубыл шәһәре хастаханәсендә эшләүче Айсылуның дүрт баласы бар. Ике кызы институтларны тәмамлаганнан соң эшлиләр, уллары лицейда укый, иң кечкенәләре балалар бакчасына йөри. Алсу белгечлеге буенча хисапчы, өч укучы тәрбиялиләр, гаиләсе белән төньякта яшиләр.

Кечеләре Илмираның өч баласы бар, үзе Тубылның ашыгыч ярдәм хастаханәсендә хезмәт итә.

Зәнкиевлар үз тормышларын шәхси хуҗалыксыз күз алдына да китермиләр: сарыклар, казлар, тавыклар үрчетәләр, 2-3 сыер асрыйлар. Соңгы 2-3 елда гына бу эш белән шөгыльләнүдән туктадылар. Тик хәзер дә эшсез утырмыйлар: бакча эшләре белән мәш киләләр. Күптөрле куаклар: кура җиләге, карлыган, крыжовник утыртылган. Алмагач, сырганак җыялар, җәй көне чәчәк түтәлләрен төрле чәчәкләр һәм розалар ямьләндерәләр. Йорт тәрәзәләрен бүлмә һәм дәвалау гөлләре бизи. Кыш көне өстәлләр төрле кышка әзерләнгән салатлар, кабымлыклар белән тула. Алтын парга карап, узган елларга карамастан, аларның энергияле, ягымлы, кунакчыл һәм яшь күңелле булулары белән сокланам.

Аларның тормыш девизы: юлчыны сыендыру, ачны ашату, кунакны күчтәнәчсез озатмау.

Икесе дә күп балалы әни-әти буларак, балалар тәрбияләүдә, әхлакый гаилә сәясәтен формалаштыруда һәм Әниләр көнен бәйрәм итү уңаеннан, лаеклы хезмәтләре өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнгәннәр.

Факия АБДУЛЛИНА, Вагай районы, Аксурка авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836