Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гаилә – уйлар һәм эшләр бердәмлеге

последние и лучшие новости искусства в мире

34-4Бүген мин бер үрнәк гаилә – Аксурка авылыннан Нигъмәтуллиннар гаиләсе турында сөйләргә телим. Саттар Вафи улы һәм Зөһрә Мөхлитдин кызы 40 елдан артык тату, тигез гомер кичерәләр. Биш бала тәрбияләп үстергәннәр, аларга яхшы белем биргәннәр, хезмәткә өйрәткәннәр, туган җирләренә, кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләгәннәр. Үзләре зур гаиләләрдә үскәннәр. Саттар Вафи улының әти-әнисе - 12, ә Зөһрә Мөхлитдин кызының әти-әнисе 8 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бу гаилә парының хезмәт казанышлары зур. Гаилә башлыгы гомере буе төрле маркалы тракторларда эшләде. Ул сукалаган, чәчкән, уңыш җыйган, аны Карелинский икмәк кабул итү пунктына илткән. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул бик күп бүләкләргә ия, шул исәптән «Халыклар дуслыгы» ордены да бар.

Зөһрә Мөхлитдин кызы Төмән кооператив техникумын тәмамлаганнан соң 20 ел сәүдәдә эшли, «Кулланучылар кооперациясе отличнигы» билгесе белән бүләкләнгән. Ул өч тапкыр район Думасы депутаты итеп сайланган. Лаеклы ялга чыкканчы авыл советы секретаре булып эшли. Балаларга яхшы тәрбия биргәне өчен «Ана даны» медале белән бүләкләнә.

Нигъмәтуллиннарның балалары тырыш, тәрбияле. Һәркем тормышта үз урынын тапкан. Өчесенең югары белеме бар. Кызларының берсе Аксурка мәктәбендә укыта. Өч улы армия сафларында лаеклы хезмәт иткән, үз гаиләләрен корып, шәһәрләрдә яшиләр һәм эшлиләр. Икенче кызлары әти-әнисе белән яши, өйдә һәм хуҗалыкта булыша. Элек Нигъмәтуллиннар зур хуҗалык тотканнар. Өлкән яшьтә идарә итү кыен, бүген сарыклар гына калдырганнар, яшелчә һәм бәрәңге утырталар.

Нигъмәтуллиннар гаиләсе - үрнәк, хезмәт сөючән. Гаиләне үзара аңлашу, мәхәббәт, татулык, бер-береңә ярдәм итү һәм кайгырту ныгыта. Балалары һәм оныклары бүген җылы мөнәсәбәт, кайгыртучанлык белән игътибар итәләр.

Фатыйма ВӘБИЕВА, Вагай авылы.
Фото гаилә архивыннан алынды.
(Ләйлә М
АДЪЯРОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836