Материалы

Гаиләдә күп бала кирәкме?

последние и лучшие новости искусства в мире

Ике яшь йөрәкнең гаилә кору уңаеннан үткәрелгән туй мәҗлесендә утырганда бик күпләр аларны котлап, өй тулы бала-чага табарга киңәш итсәләр дә, бүгенге көндә гаиләдә балалар саны ике яки өчтән артмый. Ике бала табуның сере бик гади инде аның, чөнки икенче балага хөкүмәт «ана капиталы» бирә. Ә ул азмы-күпме гаилә бюджетына өлеш кертә. Җитмәсә, квартир да ипотекага алынган булса...

Ә өченче бәбигә риза булучылар сирәк шул, кызганыч...

Гаиләдә ничә бала булырга тиеш соң? Бу хакта төгәл җавап бирүче юктыр. Әгәр сорый калсаң, һәр җавап бирүче үзен хаклы саный. Берәүләр, күп бала табуга каршы килеп, «ничу монда хәерче арттырып ятарга», - дип кырт киссә; икенчеләр, күп бала табучы әниләрне яклап, «һәр бала өйгә шатлык китерә», дип саный.

Татар халык мәкале дә бит «икене - бергә, берне юкка сана» ди. Мин үзем гаиләдә күп бала булу ягында. Шуңа күрә бер генә бала үстергән танышларыма һәрвакыт тагын бер бәби алып кайтыгыз, дип әйтеп киләм. Бүгенге көндә 7-8 бала табучылар гайре табигый санала, ә 3 бала кирәк тә кирәк инде.

Әллә картаела, гел үземнең бала чак искә төшә. Без үскәндә һәр гаиләдә, ким дигәндә, биш бала иде. Аңа карап, беребез дә ач-ялангач үсмәдек.

Барыбызда - бер төрлерәк кием, урамга чыкканда өстенә май ягылган ипи күтәреп чыга идек. Экскурсияләргә барасы булса, пешкән йомырка, шешәгә салынган баллы чәй. Тик аңа карап безнең балачак бәхетсез булды дип әйтәбезме? Юк, рәхәтләнеп уйнап, кирәк булса сугышып, үзара аралашып үстек. Урлашып, тәмәке тартып, аракы эчеп йөрүче яшүсмерләр дә булмады без үскән чорда. Иртәләрен урам тутырып мәктәпкә бара идек, кыш көннәрендә тау башы бала-чага шау-шуыннан тынып тормады.

Гаиләдә күп бала булгач, кыен чакларда бер-берең белән аралашып, киңәшләшеп, үзара ярдәмләшеп яшисең бит. Туган туганны барыбер ташламый ул, кирәк чакта ярдәм кулы сузмый калмый.

Игътибар итегез, авылда хәзер урамда уйнап йөрүче, кышын чана шуучы балалар да юк бит. Булганы да телевизорга яки компьютерга текәлеп утыра.

Гаиләдә бер генә бала үстергән әниләргә «бер бала белән генә калма инде» дип киңәш бирсәң, акча җитмәүдән зарланырга тотына.

Аңа карап, гафу итегез, берсе дә ире белән аерым йокламый. Нәтиҗәсе - дәваханәдә бала төшертү. Югыйсә, әниләре аларга тормыш бүләк иткән бит, йөклелекне өзәргә дәваханәгә чапмаган... Соңгы вакытта абортларны тыю турында сүз күп йөри. Әгәр абортларны закон белән тыйсалар, алар «идән астына» күчеп, күп кенә хатын-кызларыбыз тормышын куркыныч астына куячак.Статистикага күз салсак, илдә ел саен 1 миллион аборт ясала икән. Димәк, шул кадәр сабый дөньяга килә алмый...

Балалар санын арттыруны икенче балага акча биреп кенә арттырып булмас инде ул, балаларга унсигезе тулганчы адреслы ярдәм итәргә кирәк. Нефтькә һәм башка табигый ресурсларга чумып утырган Россиядә дә бала табуга ук, аның исеменә счет ачып, шактый түгәрәк суммада акча салып куйсалар, бик яхшы гамәл булыр иде. Үскәндә дәүләт тарафыннан даими кайгырту тоеп үскән бала илен яратучы патриот булачак. Монысы, билгеле, чынга ашмас хыял, тик шулай да бер генә бала белән калмагыз, яшь әти-әниләр. Бер баласын җүнләп карамаганнар да, киресенчә, гаиләдә күп бала булып та һәрберсенә яхшы тәрбия бирүче гаиләләр дә бар.

Бу яктан мөселман гаиләләреннән үрнәк алырга киңәш итәр идем. Балалары үзара дус, тату, ярдәмләшеп үсә. Ә бер генә бала ул ни акыллы булса да, эгоист булып үсә. Чөнки бар наз, игътибар шул балага юнәлтелә. Бала тормышка яраксыз булып үсә, әти-әнигә салынып яши икән - үзегез гаепле. «Бер балалы гаилә - күп бәлале гаилә» дигәнне онытмагыз. Аллаһы Тәгалә адәм баласын беркайчан да ярдәменнән ташламый, үтә алмаслык сынаулар бирми. Дөньяга һәр сабый үз ризыгы белән туа. Шуңа да Раббыбыз биргән нарасыйны күпсенмәскә кирәк. Ә бәлки олыгайган көннәрегездә сез юк итәргә теләгән шушы сабый сезнең төп таянычыгыз, булышчыгыз, ярдәмчегез булыр.

Илһамия ГАФФАРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума