Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гаиләдә тавыш чыкмасын өчен нишләргә кирәк?

последние и лучшие новости искусства в мире

Гап-гади 4 киңәш:

Тормыш булгач, савыт-саба шалтырамый тормый инде.. Моны барыбыз да беләбез. Әмма аерма шунда гына: кемнәрдәдер ул савыт-саба көн саен шалтырый, һәм тавышы бик еракларга барып ишетелә. Ә икенчеләрдә чыңлап кына куя... Кызганыч, ир белән хатын арасында тавыш чыгарга кайчак кечкенә генә сәбәп тә җитә. Шул кечкенә сәбәпне ничек итеп вакытында туктатып калырга, зурга җибәрмәскә соң? Моны эшләү мөмкинме икән?

Ә нигә мөмкин булмасын ди?! Тырышканда, моңа ирешеп булачак. Әмма икеңнең дә – ирнең дә, хатынның да теләге һәм күпмедер көч куюы гына кирәк. Әйе, сезгә тәкъдим иткән бу киңәшләр, чынлап та, бик гади. Аларны белмәгән, ишетмәгән кеше дә юктыр. Әмма кабат искә төшерү берәүгә дә комачау итмәс. Укыгыз һәм тормышта шул кагыйдәләр буенча яшәргә тырышыгыз.

Ир белән хатын бер-берсенә ышанырга тиеш.

Гаиләдә ир белән хатын арасында бернинди дә сер булырга тиеш түгел. Бер-береңә сөйләмәгән серләрең, әйтеп бетермәгән сүзләрең була икән, бу кайчан да булса ике арада аңлашылмаучанлык тууга, бәхәс чыгуга, аралар суынуга китерергә бик мөмкин.

Бер-берең белән барлык темаларга да ачыктан-ачык сөйләшергә өйрәнегез. Ә моңа якын дусларга әйләнгәндә генә ирешеп була. Яныңдагы хәләлеңнән уйларыңны, борчуларыңны яшерергә гадәтләнмәгез. Көн дәвамында ниләр булган – барысын да сөйләгез, уртаклашыгыз. Ихлас булудан курыкмагыз. Сез ничек булсагыз – ул да шулай җавап бирер.

Бер-берегезгә юл куя белергә тырышыгыз.

Акыллырак булыгыз: конфликтлы ситуация килеп туганда, моны эшләү бик авыр булса да, дәшми калырга тырышыгыз. Якын кешегез, яраткан кешегез хакына кайчакта юл куя, нәрсәдәндер баш та тарта белегез. Үзегез хәтта хаклы булганда да гафу сорарга көч табыгыз. Бу очракта сез гауганы зурга җибәрүдән генә туктатып калмыйсыз, үзегезнең никадәр көчле кеше икәнегезне дә күрсәтәсез. Өстәвенә, тормыш юлдашыгыз каршында ихтирам, хөрмәт яулауның бер юлы да әле бу.

Бер-берегезне һәрвакыт гафу итегез.

Гафу итү – бар начар нәрсәне дә оныту дигән сүз ул. Гаиләдә яхшы мөнәсәбәтләр моннан башка корыла алмый. Ирегезнең (хатыныгызның) соңгы вакытта сезгә карата эшләгән аерым бер начарлыгын гына түгел, гомер буе кылган барлык начарлыкларын гафу итү турында сүз бара монда.

Бер-берегезнең үткәндәге ялгышларын гел искә төшереп тормагыз.

Һәм, әлбәттә, бер-берегезне яратыгыз. Ике арада чын ярату, чын хисләр булганда гына барлык сынауларны да кичеп чыгарга мөмкин.

“Сөембикә” журналыннан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836