#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гайлә бәхете нәрсәдә?

последние и лучшие новости искусства в мире

Гаиләдәге аерылышу һәм буйдаклык проблемаларын күтәргәндә иң мөһиме – җенси мәсьәләләргә тукталыйк. Уйлап карыйк! Гаиләне гаилә итеп торган иң зур сәбәп нәрсә?

Әлбәттә, мәхәббәт. Ир һәм хатын арасындагы сөю, хөрмәт һәм бер-береңә булган рәхимлелек. Әгәр дә тагын да эчкәрәк кереп “Мәхәббәтнең дәвамлылыгына, ныклыгына нәрсә сәбәп?” дип сорасак, уйланып калабыз. Чөнки бу бездә ят санала. Бездә бит гаилә бәхете хатын-кызга кирза итек кидереп, бер кулына носилка, икенчесенә көрәк тоттырып, коммунизм төзү һәм айга очу иде.

Ә чынында исә, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтнең дәвамлылыгында, ныклыгында алар арасындагы җенси хисләр һәм бәйләнешләр ята. Ир кеше күпме кыю һәм көчле булса да, ул көчсез хатынының сөюенә, җылылыгына, тәрбиясенә мохтаҗ.

Нинди сәбәпләр җенси бозыклыкка китерә. Тышкы кыяфәт әллә нәрсәдә түгел кебек, ләкин ничек итеп аңлатып була кыз баланың егетләр арасына кереп, оялмыйча бер тиңдә сөйләшүе, кычкырып көлә, кулында сырасы да, тәмәкесе дә бар.

Хәзерге яшьләргә, бигрәк тә кызларга карап торсаң, котларың очарлык. Алар каян килеп чыкты соң? Безнең бит әниләребез, әбиләребез бик тыйнак, оялчан, яулыклы булганнар.

Хатын-кызның гаурәтләрен күрсәтеп йөрүе җенси бозыклыкка китерә. Бүгенге көндәге җинаятьләрнең килеп чыгуының төп сәбәбе дә шул. Чөнки шәрә хатыннар төрле кешегә төрлечә йогынты ясый һәм күбесенчә психик чирләр китереп чыгара, дип раслый табиблар.

Дөрес, җенси тәрбия чисталык, пакьлек таләп итә. Безнең татар мөселманнарында якынлык кылганнан соң госел коеналар. Шулай ук мөэмин мөселманнар гаурәт җирләрен төкләрдән чистартып, кырынып-юынып, алардан чиста хушбуй исләре килеп тора. Әгәр хатын кеше шушы чисталыкны сакласа, иманлы ир хатынын ташлап китәр идеме. Хуҗабикәләр колагына шуны әйтер идем, бизәнегез, ясаныгыз, чисталыкны саклагыз, ләкин урамдагы ирләр өчен түгел, ә үзегезнең хәләл җефетегез өчен.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836