Материалы

Гамәлләре дуслыкта яшәү

последние и лучшие новости искусства в мире

Киявебез Рубин белән оныгыбыз Зөлфиянең гаилә коруларына 6 ел тулып үтте, кызлары Альбинага 5 яшь. Кодалар балалары - Алмаз белән Рубинны үзләре кебек тырыш, хезмәтне яратучы, акыллы, сабыр, кешелекле, ярдәмчел, гаилә учагын саклауны бар нәрсәдән дә өстен күрүче итеп тәрбияләгәннәр. Кода-кодагыйлар хөрмәт белән үзара йөрешеп, аралашып яшиләр. Кодаларыбыз безне дә, картларны, игътибарсыз калдырмыйлар. Кодагый Башкортостан кызы булганга, ел саен башкорт балы белән сыйлый. Габделхак кода Миңнебаев грек-рим көрәше буенча спорт мастеры, үз эшенең остасы. Маһинур кодагый өлкән хисапчы булып эшләгән, хәзерге көндә лаеклы ялда. Ул Ишимбай районы, Азнаево авылында укытучы гаиләсендә туган. 6 кыз, 2 егет тәрбияләнә, бар да исәннәр. Балалар бар да үзләренә тиешле белем алып табиблар, укытучылар, хисапчылар, нефтьчеләр булып хезмәт итәләр. Хәзерге көндә  кайберләре лаеклы ялда, үзара аралашып, хәлләрен белешеп яшиләр.

Әнисе Шәмсенур олы яшенә карамастан, сыер, сарык, кош-корт асрый, яшелчә утырта.

Быел Маһинурга - 65, килене Зөлфиягә 35 яшь тулды. Маһинур юбилее уңаеннан Коръән укытты.

Динара ХӘБИБУЛЛИНА, Түбән Тәүде райны, Киндерле авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума