Материалы

Газиз әти-әни васыяте

последние и лучшие новости искусства в мире

21-13Түбән Тәүде районы, Тарман авылында туып-үскән Халидә Хәсән кызы Масямова Уразбикә әнисен, аның васыятен күңел түреннән чыгара алмый.

Уразбикә Свердловск яклары, Элән авылында туа. Нарасыйның дөньяга килгән вакытыннан ил, халыкның тормыш авырлыгы төрле яклап сыный. Әнисе бер яшьлек кызының исәнлеген кайгыртып, ятимнәр йортының ишек төбендә калдырып китә, ә әбисенең күңеленә бу хәл тынычлык бирми. Ул нәни Уразбикәсен үз тәрбиясенә алып кайта, тик 3-4 елдан әби дә дөнья куя.

Бала яшәешендә төрле сынаулар, күз яшьләре, ачлык, газаплар башлана: кеше ишек төбендә, кулдан-кулга күчеп яшәргә туры килә. Ул 10-12 яшеннән тамак туйдыру өчен кулыннан килгәнче кемнең баласын карый, идәнен юа, бакчаларында эшли, балыкчылар белән күлгә йөри, җитмәсә, төнге эш итеп юкәдән бау дилбегәсе үстерәләр.

Уку вакыты җиткәндә, Уразбикә укыйсы килеп мәктәпкә бара, ә өс-киеме булмагач, уку турында онытырга мәҗбүр була.

Үсеп җиткән Уразбикә сугыштан яраланып кайткан Хәсән белән гаилә корып яшиләр, өч кыз үстерәләр. Әти кеше хәзерләүче (заготовитель) булып эшли, гаиләдә тормыш җайлана. Ул кызларын укытасы, белемле итәсе килә, бигрәк тә Халидәсенең зиһенен, тырышлыгын күрә.

Гаиләгә зур терәк булып торган әтиләре бик иртән - 44 яшендә үлә, Халидәгә - 13, Фәһимәгә - 10, Рәйсәгә 7 яшь була. Халидә авыл мәктәбен уңышлы тәмамлый. Ямбай урта мәктәбендә физика, математика фәннәрен яратып укый, иң яхшы укучыларның берсе булып тәмамлый. Ишим авыл хуҗалыгы техникумында укуын дәвам итә, уңышлы тәмамлап, Түбән Тәүде районы, Бухтал совхозында бухгалтер булып эшкә урнаша. Энергиясе ташып торган Халидә авыл тормышында актив, үзешчән сәнгать концертларында яраткан шагыйрьләренең әсәрләрен яттан халыкка җиткерә, комсомол эшен җанландыра.

Халидә Хәсән кызы 1979 елны Төмән дәүләт университетының экономика факультетына укырга керә. Җәен әнисе, сеңелләре янында булырга тырыша, һәр эшләренә булыша.

1984 елдан югары белемле кыз Төмән янындагы Антипино поселогында ремонт-эксплуатация базасында баш бухгалтер булып 13 ел эшли, аннары “Запсибгазпром” оешмасында тәҗрибәле белгеч баш бухгалтер эшен башкара. Халидә Хәсән кызы кайда гына эшләсә дә, үзен күрсәтә белде: уңышлы, нәтиҗәле хезмәте өчен Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була.

Әнисе авырып ятканында кызы Халидәгә күңелендә булган үтенечен, васыятен калдыра:

- Кызым, син эшле-урынлы, акчалы, сеңелләреңә ярдәм итүеңне үтенәм, дус-татулыкта ярдәмләшеп яшәгез, - дип ялварып сорый.

Ул гомер буе әнисенең үтенечен үтәргә тырышып яшәде, шуңадыр үзенең шәхси тормышын кора алмады. Сеңелләренең балаларына югары уку йортларында белем, фатир, машина алырга ярдәм итте.

Киләчәген кайгыртып, барлык туганнары җыелыр, ял итәрләр, аралашып яшәрләр, дип Тарманда кирпечтән ике катлы итеп йорт салдырды. Туган җанлы, кайгыртучан, ярдәмчел Халидә әнисе һәм әтисенең васыятен үтәргә тырышты. Мондый кешелекле җан иясенә исәнлек-саулык телисе генә кала.

Гөлҗиһан ЗАКИРОВА, Сәкинә НОТФУЛЛИНА.
Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума