Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гомер көзегез алтын булсын

последние и лучшие новости искусства в мире

Озын гомерле әби-бабайлар – авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык үрнәге. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәсез, җиңел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, ат шикелле җигелеп эшләү – болар барысы да 80, 90 яшьләрен тутырган әби-бабайларның башыннан үткән сынаулар.

Шушы ел башыннан Тубыл районы, Күкрәнде авылында да юбилейларын тутыручы өлкәннәрне тәбрикләп үтү традициягә әйләнде.

Бөтен гомерләрен туган авылларында үткәргән юбилярлар - Насифә Кәүсәр кызы Ташбулатованы 90 яшьлек юбилее белән 8 январьда тәбрикләсәләр, Сәкинә Зариф кызы Әйтбакова шулай ук 90 яшен 1 март көнне уздырып җибәрде. Ә Хәлиулла Шәфикъ улы Ниязов алардан биш елга калыша – аңа 28 январьда 85 яшь тулды. Алар һәркайсы сугыш чоры балалары, тормышны таный башлаганчы - 15-16 яшьтән үк авырлыкларны үз җилкәләрендә татыганнар. Авылда хезмәтнең ниндие бар, барын да алар башкарган: басу-кырда көлтә ташу, печән чабу, урак уру, ындырда эшләү...

Насифә Кәүсәр кызы Әбделхәй Әхмәт улы белән 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Балалары бүгенге көндә һәркайсы үз тормышлары белән яшиләр. Кызганычка каршы, тормыш иптәше бу дөньядан 2010 елда китеп барды. Ничек кенә булмасын, бүгенге тормышыннан канәгать ул, туган авылында җылы өендә кече улы Әхмәт тәрбиясендә яши. Кызлары, уллары өчен ул кадерле әни, оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле әби. Һәркайсы әниләренең хәлен белешеп кенә торалар. Вакыты белән Төмән шәһәрендә яшәүче балаларында да кунак булып кайта.

Ветераннар советы юбилярның өенә барып Президентның, Тубыл район хакимиятенең ныклы сәламәтлек теләп язылган Котлау хатларын укып ишеттерде, бүләкләрен тапшырды, мәктәп балалары котлауларны тулыландырып Насифә Кәүсәр кызы хөрмәтенә матур җырлар, җырладылар, шигырьләр укыдылар. Ә Төмән шәһәреннән килгән кызы Зайтә һәм улы Ташбулат махсус килеп әниләре хөрмәтенә теләү ашы үткәрделәр. Әниләре йөзендәге шатлык-сөенечне күрсәгез иде: мөлдерәгән күзләрендә яшь бөртекләре күренде, юбилее белән котлап килүчеләргә дә ихлас рәхмәтләрен белдерде ул.

Сәкинә Зариф кызы белән Сәгадәли Сәгать улы да 6 бала үстерәләр. Тормыш иптәше гомере буе тракторда эшләп хөрмәт казанган кеше, Сәкинә апа өстендә балалар тәрбияләү иде. Балалар бер-бер артлы үсеп буй җитә. Өч уллары авылда төпләнделәр, кызлары шәһәрдә яшиләр. Аларны бала хәсрәте дә читләп узмаган – уртанчы уллары Сабитне югалту ярасы күңелләрен әрнетә. Гаилә башлыгы Сәгадәли бабай да үткән елны гүр иясе булды. Сәкинә апаның гомер бәйрәменә барлык балалары, оныклары җыелышып, мул итеп әзерләнгән өстәл артында Коръән укытып тантаналы итеп уздырдылар. Имам, ветераннар советы рәисе Күчүм Гайсин юбилярга шулай ук истәлекле бүләк һәм район башлыгы Ю.Батт имзасы астында Рәхмәт хатын тапшырды.

Хәлиулла Шәфикъ улы да бар гомерен авылга багышлый. 2009 елда хатыны Нурия Сәит кызы вафат булгач та, соңгы елларга кадәр туган йортында яшәде. Уллары еш кайтып, әтиләренең хәлен белешеп тордылар. Тормыш юлында югалтулар очраса да, ул төшенкелеккә бирешми, һәрчак кешеләр арасында, күрше-туганнары белән аралашып яши. Бәрәңгесен, бакчасын утыртты, кыш көне карын да чистартты, суын да алып кайтты, гел хәрәкәттә булды. Үз өендә яшәүне артык күрсә дә, сәламәтлеге кимү сәбәпле, бүгенге көндә Тубылтора авылында кече улы Дамир, килене Хәния янында көн күрә.

Яшен яшәгән, ашын ашаган өлкәннәрнең күңелләрен күрү өчен бик күп кирәкми шул. Хөрмәтле юбилярларның барысына олы рәхмәт әйтеп, һәркайсына исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, киләчәктә дә якыннары янәшәсендә булып, бәхетле картлык кичерүләрен телисе килә.

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836