Материалы

Гомер юлы тик берәү генә

последние и лучшие новости искусства в мире

50 ел бергә гомер иткән гаиләләрдә үзенә күрә бер аерым җылылык, бер-беренә үзгә мөнәсәбәт хөкем сөрә. Менә Төмән районының Боровое поселогында яшәүче Әминовлар гаиләсендә дә Рәсимә апа һәм Шамил абый күз карашыннан да аңлашалар шикелле тоелды миңа. Ни генә булмасын, шатлыгын да, кайгысын да бергә кичергән, гаиләсендә рухи көч алган, күңел тынычлыгы тапкан парлар гына ярты гасыр бергә гомер итә аладыр ул. Шул гаилә учагында 3 бала канат ныгыткан. Хәзер инде 7 оныклары, 3 оныкчыклары бар. Көз айларында гына 70 яшьлекләрен бәйрәм иткән Әминовларның тормыш сукмаклары үзенчәлекле, намуслы хезмәт юлы белән үткән. Шамил абый тирә-як авылларда Коръән ашларында дини тәртипләрне белүче хөрмәтле кеше.

Болар – сугыш чоры балалары да. Барлык авырлыкны ил белән бергә күтәргән буын. Бәхетнең бәясен дә безгә караганда күбрәк аңлыйлар. Алар җәмәгать эшләрен дә хезмәтләре белән бергә башкарганнар. Хәзер тормышлары турында сөйләр өчен сүзне Әминовларның үзләренә бирик әле. Алар сабыр гына бер-берсен тулыландырып үткәннәрне барладылар:

Рәсимә апа: “Мин Боровойдан ерак түгел Кыштунлы дигән авылда, Шамил Яркәү районының Тархан авылында туган. Әле кызым белән бергә математиканы әзерли идек, укыганда өйрәнгәннәр истә калган. Хәзер аның программасы да авыр. Математикадан булсынмы, рус теленнәнме, без 7-8нче классларда үткәнне, алар 4-5тә өйрәнәләр. 31 яшьлек әнисе вакытсыз дөньядан киткәч, оныгыбызны үзебез тәрбиялибез, - дип сөйли башлады.

Шамил абый: “1962 елны Рәсимә Тарханга укытучы булып килде, шунда таныштык. Мин дә шунда эшли идем. Авылда эшнең рәте булмагач, бу якларга чыгып киттек. 1964 елда Рәсимәне сорап бардык. 1966 елда Боровойга килдек. Тиз генә баҗам белән бергә өй салып чыктык, эшкә керми тордым. Ә бу яши торган йортыбызны 1970 елда салдык. Әти-әниләрне монда күчердек”.

Рәсимә апа: “Ул елларда туйлар күңелле үтә иде. Транспорт булмаган, автобус йөрмәгән. Тракторга арба теркәп, шуның белән килгәннәр. Туйларда аракы бар иде инде. Ул кадәр күп кулланылмаган. Туй гармун, баян белән үткән. Авылдагы туганнарның һәрберсе кунакларны үзенә чакырган, беренче көнне генә кияү өендә үткән. Җырчы, баянчы, биючеләр шактый иде. Күрше авылларга да бардык. Туй атна буена сузылды”.

Шамил абый: “Өй салгач, транспорт предприятиесенә эшкә урнаштым, ТЭЦ-1гә торф ташыдык. Берничә елдан кошчылык фабрикасына кердем. Икебез дә пенсия яшенә җиткәнче шунда бергә эшләдек. Рәсимә тавыклар үстерсә, мин слесарь-оператор идем.

1972 елны фабрикада бер атна эшләп алганнан соң, “Кызыл почмак”ка килеп кердем. Анда утырган хатын белән сөйләшеп киттем. Октябрь бәйрәменә концерт оештырыйк, дим. Без икәү нишли алабыз, ди ул. Халыкны тартыгыз, дим. Шулай итеп 98 кеше җыеп куйдык. Концерт бик матур килеп чыкты.

Директорыбыз Сергей Никулин бик яратты, килеп кочаклап, рәхмәтләр белдерде. Аннары бер елда мәдәният сарае төзетеп куйды. Анда хорга йөрдем. Академик хорда 112 кеше җырлый иде. 1974 елда ук өлкә конкурсында лауреат исемен алдык. Бию ансамбленә дә йөрдем. Ул да лауреат булды. Бөтенроссия конкурсына Свердловскига җибәрделәр, анда да хор җиңү яулады. Бию буенча Сургуттан килгән профессионал ансамбль узды. Концертлар белән Россия шәһәрләренә, Болгария, Венгриягә барып кайттык. Элек цехлар арасында смотр-конкурслар үтә иде. Һәр бәйрәмгә бергәләшеп әзерләнеп, оештырып, эшнең авырлыгы сизелми дә кала иде. Хәзер юк андый бәйгеләр”.

Рәсимә апа: “Чебиләрнең баш санын саклау өчен башка кешегә бирмичә, ялсыз булса да эшләп, карап үстереп, гел алдынгылардан була торган идек. Күбесен кул белән башкарган. Үскән урыннарын юар өчен эссе шлангны тартып китерәсең, өске катларны күтәреп җебетәсең. Эшләп кайткач, ашап-эчеп печәнгә китә идек. Кызлар кечкенә булсалар да, ашарга әзерләп куялар иде. Грязной күле ташый иде, җәй буе суы бетми, матур үлән үсә, суы кимегәч чабабыз, печәнне носилка белән су аркылы ташыйбыз.

Кызлар үскәндә тәртипле булдылар. Бөтен эшне үзләре белеп эшләделәр, шуңа да фабрикада бөтен көчемне биреп эшләгәнмен. Алар кирәкле азык-төлекне ташып куя, өйне карап торалар иде. Хәзер дә гел ярдәм итәләр. Киявем 70 яшемә бер кочак итеп 70 роза чәчәге алып килгән - шундый күңелле булды”.

Шамил абыйның 32 ел стажы бар, «За доблестный труд», хезмәт ветераны медальләре бирәләр. “Авыл советыннан справка һәм шаһитлар булу турында кәгазь алып килсәм дә, 4 елны стажга кертмәделәр, - ди Шамил абый. – ул вакыт иртән эшли башлаган бит. 10 яшьтән үк инде, мәктәптән кайта идек тә, сумканы куеп, колхозга эшкә йөгерә идек. Беренче ат белән кырларны терлекләр кереп китмәсен дип сакладым, аннары чокырда үләнне таптадык, силос ясадык. Силос бетүгә, печән башланып китә. Иртәнге алтыдан, төнге унберләргә кадәр эштә йөргән. Гел ат белән эшләдем, ат яраттым. Үзем дә актив идем”. Әле дә сынатмыйлар, тырышлыкларын нәтиҗәле бәяләп юбилейларына район һәм җирле хакимиятләрнең Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатын да тапшыралар. Бала-оныкларына киңәшче, дога-теләкләре белән имин юлларга өндәүче Рәсимә һәм Шамил Әминовларга сәламәтлек телисе килә, тир түгеп булдырган матур тормышларында әле озак еллар гомер итсеннәр иде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума