Материалы

“Гореф-гадәтләрен саклаучы гаилә” исемен алдылар

последние и лучшие новости искусства в мире

25-11“Ел гаиләсе-2019” бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабында Ялутор районы, Кактамак авылында яшәүче Ракыя һәм Әхмәт Бикчәнтәевлар “Гореф-гадәтләрен саклаучы гаилә” номинациясендә 1 нче урынны яуладылар.

17 май көнне район башлыгы Андрей Гильгенберг әлеге күп балалы гаиләгә тантаналы рәвештә Рәхмәт хаты тапшырды. Элек-электән Бикчәнтәевлар токымы ислам дине йолаларына таянып, аларны үтәп яшәгәннәр. Бүгенге көндә дә алар ел саен Ураза гаете, Корбан бәйрәмен гаиләләре белән җыелышып, милли ризыклар белән ташып торган зур табында бәйрәм итәләр.

Бала-оныклары да аларның бу изге эшләрендә теләктәшлек күрсәтәләр. Һәм шунысы бик сөенечле: аларның шәһәрдә үскән оныклары да туган телдә чиста сөйләшәләр. Ә бу әби-бабай өчен иң мөһиме. Бикчәнтәевлар гаиләләре белән урманда җиләк-җимеш, гөмбә, шифалы үләннәр җыялар, җыелышып ял итәргә пикникка чыгалар. Балаларын алар үзара дус-тату, ярдәмләшеп яшәргә, хезмәт яратырга, җәмгыятькә файда китерергә өйрәтеп үстерәләр, нәсел тамырларын белергә өндиләр. Бикчәнтәевлар династиясе турында күп төрле мәкаләләр язылган, гаилә башлыгы ягыннан 6 буын шәҗәрәсе төзелгән. Бу документлар гаилә архивында сакланып, буыннан-буынга тапшырыла бара. Әлеге уникаль гаилә патриотик тәрбиягә дә зур игътибар бирә. Һәр ел 9 май көнне бала-оныклары белән бергә “Үлемсез полк” акциясендә актив катнашалар. Бикчәнтәевларны котлап Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев: “Ракыя апа балән Әхмәт абыйны җиңү яулаулары белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Бу дус, эшчән, сәләтле гаиләнең “Ел гаиләсе–2019” регионара, аннары бөтенроссия бәйгеләрендә дә җиңеп, Ялутор районын югары дәрәҗәдә күрсәтәчәкләренә һич тә шигебез юк. Ә инде безнең ышанычны акласыннар өчен, әлбәттә, аларга хәлебездән килгәнче ярдәм итәчәкбез. Алар үзләренең данлы комбайнчылар нәселенең тарихын яхшы беләләр, ата-бабаларыннан килгән йолаларны хөрмәт белән саклыйлар, авылда яшьләр өчен үрнәк булып торалар һәм безнең тарафтан үткәрелгән һәр чарада актив катнашалар, ярдәм итәләр”, - дип әйтте.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума