Материалы

Горурланабыз һәм яратабыз аны!

последние и лучшие новости искусства в мире

38-5Яркәү авылыннан 50 чакрым ераклыкта Шатан авылында Балдашевлар гаиләсе яши. Яраткан әтиебез - Фәрит Нурулла улының хезмәт биографиясен язасым килә.

Фәрит Нурулла улы 1955 елның 16 сентябрендә Тубыл районында Редькино авылында туа. Озак та үтми, әнисе Таһирә Атанай кызы белән Шатан авылына күчеп киләләр, тиздән аның энесе Әхсән туа. Таһирә Атанай кызы үзе улларын тәрбияләп үстергән, колхозда сыер савучы булып эшләгән, кечкенәдән улларын хезмәткә өйрәткән.

Фәрит Нурулла улы гаиләдә өлкән бала була, шуңа күрә бөтен җирдә әнисенә ярдәм итәргә туры килә. Бачелино мәктәбен тәмамлап, хәрби комиссариат тарафыннан Тубыл шәһәренә ДОСААФка җибәрелә, анда машина йөртү таныклыгын ала. 1973 елда Кораллы Көчләр сафына алына, Забайкальеда Чита шәһәрендә машина йөртүче булып хезмәт итә. 1975 елда туган авылына кайткач, колхозга (алга таба «Колос» совхозы) машина йөртүче булып 40 елга якын эшли.

1976 елда тагын бер гаилә – Балдашевлар гаиләсе туа. Даими командировкалар Минзифа Әбубакир кызына дүрт бала: Фәнис, Зифанур, Зинар, Денисны тәрбияләргә комачауламый.

«Итексез итекче», дигән әйтем бар, әмма бу әйтем шушы гаиләгә каршы килә. Минзифа Әбубакир кызы 35 ел башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләде, көннәре мәктәптә үтсә, кичләрен дәресләргә әзерләнү, дәфтәрләрне тикшерү дә вакытны ала. Ә бу вакытта Фәрит Нурулла улы даими рәвештә рейсларда. Әмма шуңа карамастан, дүрт балага лаеклы белем бирә алдылар алар. Кызлары Зифанур Төмән дәүләт университетын уңышлы тәмамлый, уллары Фәнис белән Зинар күп еллар эчке эшләр органнарында эшлиләр, кече улы Денис (тормыш иптәшем) хәзерге вакытта полициядә лейтенант дәрәҗәсендә хезмәт итә, читтән торып Шадринск дәүләт педагогия университетында укый. Фәрит Нурулла улы үз улларын тәрбияләүдә үҗәтлек, омтылыш һәм хезмәткә мәхәббәт кебек сыйфатларга нигез салды.

Соңгы 9 елда Фәрит Нурулла улы «Луч» авыл хуҗалыгы комплексында сөт ташучы булып эшләде. Балалар үскән, белем алырга ярдәм иткәннәр кебек, барлык балаларның да үз гаиләсе - ял итәргә дә була, тик юк... Эш көне иртәнге 5тә башлана, 6 торак пункттан сөт җыярга кирәк. Шулай итеп, ялларсыз, бәйрәм көннәрсез 9 ел үтеп тә китә! Әтиебез 62 яшендә генә лаеклы ялга китте. Тик ял итәме соң ул!? Хезмәткә булган мәхәббәтне берәү дә бетермәде һәм бүген дә аның рәсми эш көне иртәнге 5тә башлана - зур хуҗалыгы бар.

Бүгенге көндә Фәрит Нурулла улы бәхетле - 7 онык һәм 3 онык бабасы. Горурланабыз һәм яратабыз аны!

Людмила ИСМӘТУЛЛИНА, Төмән шәһәре.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума