#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Губернатор бүләгенә лаеклылар

последние и лучшие новости искусства в мире

38-6Тубыл шәһәрендә яшәүче ветеран укытучылар гаиләсе – Заһидә Алим кызы һәм Сөнгатулла Хәкимчан улы Бекениннар 1 июльдә Бриллиант туйларын билгеләп үткәннәр иде. 27 августта шәһәр хакимияте ЗАГСының никахлашу залында Бекениннарны Бриллиант туйлары белән котлап Төмән өлкә Губернаторының Рәхмәт хатын һәм медален тапшырдылар. 60 ел бергә матур итеп, сынауларга бирешмичә, шатлыклары белән уртаклашып яшәгән Бекениннарны кызлары Гөлшат, оныклары, туганнары һәм дуслары котладылар.

Кырык елдан артык Лаемтамак авылы мәктәбендә укыткан ветеран укытучыларга саз арты авылы тормышы җиңел бирелмәгәндер. Тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып бу авылда ике уллары, кызлары туа. Аларга белем, тәрбия бирәләр. Узган тормыш еллары турында алар беркайчан зарланып сөйләгәннәрен хәтерләмим. 60 ел буена ни генә кичермәгәннәрдер алар. Шатлыклары да, кайгылары да уртак булган. Губернаторның бүләгенә лаеклы гаилә бүген дә бер-берләренә мәхәббәт һәм хөрмәт белән карыйлар, тату яшиләр. Аларның кулга-кул тотынып узган тормыш юлы - яшьләргә үрнәк итеп сөйләрлек. Заһидә апа белән Сөнгатулла абый: “Ныклы, бәхетле гаилә булдыру – ул зур хезмәт. Сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларда үскән буын балалары без. Эштән тәм табып, тормышның кадерен белеп яшәргә тырыштык. Хезмәт юлыбызда очраган авырлыкларны икәүләп җиңеп чыгарга өйрәндек. Яшьләргә бер-берсен тыңлый белергә, юл куярга, киңәшләшеп яшәргә кирәк дигән теләкләрдә калабыз”, - дип гаилә бәхете турында фикерләре белән уртаклаштылар. 60 ел бергә тату гомер итү бәхетенә ирешкән Бекениннарны котлап күп җылы сүзләр, теләкләр яңгырады.

Гомер буе мәктәптә эшләгән ветеран укытучылар бүген “Яшьлеккә сәяхәт” ветераннар ансамбленең җырчылары. Сөнгатулла абый скрипкада уйный, шигырьләр иҗат итә. Тантанага килгән себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева, “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җитәкчесе Роза Яхинаның һәм һәр чыгыш ясаучының котлаулары мәгънәле, урынлы булды. Котлау тантанасын җырчы Хәсән Хучашев башкаруында җыр бизәде, бәйрәмгә ямь өстәде. Бекениннарга парлы гомер юлыгыз дәвамлы булсын, якыннарыгызның җылысын тоеп гомер кичерегез дигән теләкләр яңгырады.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836