#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Иң оригиналҗ видеоролик” аларныкы булды

последние и лучшие новости искусства в мире

21-112015 ел башында “Гаилә” өлкә үзәге “Гаилә традицияләре” дип аталган Iнче өлкә видеороликлар конкурсы игълан иткән иде. Әлеге бәйгене уздыруда – үзәк хезмәткәрләренең күңелле, күп кеше катнашкан, кызыклы, спортчы гаилә традицияләрен табу идеясе сәбәп булды. Аның төп максаты – гаилә һәм туганлык җепләрен ныгыту, актив тормыш алып баручы гаиләләрнең тәҗрибәләрен тарату, аларда позитив җәмәгать фикер булдыру.

15 нче май – халыкара Гаилә көне уңаеннан Төмән шәһәренең “Пионер” сәнгать һәм мәдәният сараенда ”Гаилә традицияләре” өлкә конкурсының финалы үтеп, нәтиҗәләр билгеләнде. Бәйгедә 6 номинация буенча тәкъдим ителгән 115 видеоролик арасыннан 18е генә сайлап алынган.

Шунысы шатлыклы - әлеге бәйгедә катнашкан милләттәшләребез – Тубыл районы, Санникова авылында яшәүче үтә милләт җанлы, өлкәдә үзләрен күпкырлы талант ияләре буларак күрсәткән Колмәмәтовлар гаиләсе ”Иң оригиналь видеоролик” номинациясендә 1 нче урын яуладылар. Тамашачыларга карарга әлеге видеороликлар тәкъдим ителде. Чынлап та, Колмәмәтовларның сюжетлары калганнарныкы белән чагыштырганда оригинальлеге белән аерылып торды. Чөнки аларның һәр яңа көннәре – бала тәбияләүнең әһәмияте чиксез зур булуына басым ясап, хезмәттән башлана. Уяну белән алар бергәләшеп хайваннар ашаталар, әниләре сыер сава, аларның керүләренә Зилия аш пешереп, өстәл әзерли, энесен юындыра. Иртәнге аштан соң, һәркем үзенең төп вазифасына китә. Ике минутлык видеороликта алар төрле мәдәни чараларда актив катнашуларын, буыннан-буынга килгән гореф-гадәтләрен саклауларын да күрсәтеп өлгергәннәр. Оештыручылар җиңүчеләрне сәхнәгә чакырып аерым котладылар, кыйммәтле бүләкләр, дипломнар, чәчәкләр тапшырдылар. Чарадан соң Колмәмәтовлар гаиләсе белән якыннан таныштык.

Гаилә башлыгы – Шамил Шәйхулла улы үз хуҗалыгында эшли икән, алар күп итеп хайван, йорт кошлары тоталар, бәрәңге, төрле яшелчәләр утырталар. Гүзәл Хәлим кызы Санникова урта мәктәбендә туган тел дәресләрен укыта, әлегә бер ярым яшьлек Алмаз белән декрет ялында. Илнар Тубыл сәнгать һәм мәдәният колледжының 2 нче курсында гел “5”ле билгеләренә генә укый. Ул колледжның данын күтәреп шәһәр, өлкә күләмендә узган чараларда югары урыннар яулый. Зилия 8нче сыйныфта белем ала. Ул да, абыйсы кебек, төрле олимпиада, конкурслар, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаша. Мәсәлән, быел “Таң йолдызы” өлкә фестивалендә шигырь сөйләп 2 нче урын алды. Рус авылында яшәсәләр дә Колмәмәтовлар үзара бары туган телдә генә аралашалар. Моны алар ата-бабаларыннан килгән изге гадәт-йола дип кабул итәләр.“Туган телне мәктәптә укытмыйлар, дип кемгәдер гаеп ташлаганчы, һәркем балалары белән өйдә татар телендә сөйләшергә тиеш. Әгәр өйдә туган телгә мәхәббәт уятмасаң, чит кеше, ягъни укытучы, “таяк ярдәме белән” генә уята алмаячак”, - дип бүлеште Шамил Шәйхулла улы гаилә серләре белән.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836