Материалы

Игелекле бала-оныклар олы бәхет ул

последние и лучшие новости искусства в мире

33-8Җир йөзендә нинди генә гаиләләр юк, һәркем үзенчә яши, һәрберсенең үз карашы. Гаилә төзү, ул кечкенә генә бер дәүләтне хәтерләтә. Ил башлыклары кебек гаилә хуҗалары да үз ояларындагы һәрнәрсәгә җаваплы.

Әйе, гаилә – ул җаваплылык, көндәлек хезмәт, зур бәхет һәм аны сакларга кирәк. Шулай ук гаилә мәхәббәтсез дә була алмый. Мәхәббәт ул һәр көн яңа төсләр, яңа хисләр белән тулыландырып торучы бергәлек иҗат, авыр чакларда сынала торган хис. Сине аңлаучы якын кешең белән бүлешкән шатлык, уңыш та икеләтә артык булып күренә.

Мәхәббәт - ул кечкенә кабыну түгел, ә озак, якты итеп, җылы биреп янучы гаилә учагы. Озак еллар бергә яшәп, төрле сынауларны җиңгән корычтай нык гаиләләр яшьләр өчен ачык үрнәк.

- Мәхәббәт, беренче чиратта, бер-береңә булган ихтирам, аңлашучанлык, икенче яртыңны бөтен барлыгы белән кабул итү - зур җаваплылык, - ди Ания апа. Нәкъ менә бик күпләргә үрнәк булырлык Алтынгузиннар гаиләсе белән таныштык та инде. Ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләрне саклап, нәсел тамырлары киң таралуга карамастан туганлык чылбырлары бик нык аларның.

Ания Хәсән кызы белән Мөхәммәтгали Габидулла улы бала-оныкларын туган телдә сөйләшергә өйрәтеп, дини тәрбия һәм заманага яраклаштырып өч лачындай улларына югары белем алырга, туры юл сайларга өйрәтеп үстерә алганнар һәм бүгенге көндә шул уңышларның рәхәтен татып гомер кичерәләр.

Ания Хәсән кызы – себер кызы, ул Төмән районы, Турай авылында туып-үскән. Ә Мөхәммәтгали Габидулла улы Башкортостанның Кыдрач дигән авылында, Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, 1946 елны дөньяга килә.

Бик авыр елларга туры килә Мөхәммәтгали абыйның бала чагы. Ачлык, хәерчелек михнәтен күреп үсә ул. Шуңа күрә дә балачак фоторәсемнәрдә аның күз карашы үзәкләрне өзәрлек моңсу. Моның турында Мөхәммәтгали абыйдан сорагач: “Мин башка малайлар кебек 1нче сыйныфка укырга керә алмадым, өскә кияргә булмады, тәнне капларлык кына кырык ямаулы кием иде”, - диде. Әти-әнисеннән дә ул иртән аерыла, балачактан ук авылдан Казахстан чирәм җирләренә эшкә китә.

Армия сафларына Төмән өлкәсенә килеп хезмәт итә һәм Ания апа белән шунда очрашалар да инде. Ания апага Мөхәммәтгали абый бер күрүдә гашыйк була. Кыз белән егет бер ел тирәсе дус булып йөриләр дә, кавышып Турай авылында яши башлыйлар һәм алар бәхетен тулыландырып беренче уллары дөньяга килә. Ания апа Тубылның педагогия институтын тәмамлагач, юллама белән Түбән Варта шәһәренә эшкә җибәрелә. 1976 елда 4тән алып 9 сыйныфка кадәр укучыларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә башлый. Шунда эшләгән еллар Ания апаның күңел түрендә һаман саклана. Коллектив бик әйбәт, ә укучылар апаларын яраталар. Әле дә ул укыткан укучылары аны онытмыйлар, бәйрәмнәрдә хәтта чит илләрдән шалтыратып хәлен белешеп торалар. Әлбәттә, 13 ел бик тиз узып китә, әмма алар истәлекле еллар, балалар үскән чор, көч-куәт бар, яшьлекнең гөрләп торган вакыты була. Беренче уллары Эдуардтан соң, тагын ике уллары - Альберт белән Роберт дөньяга киләләр. Декрет ялыннан соң Ания апа эшкә чыга, көне-төне диярлек мәктәптә. Мөхәммәтгали абый техникада эшли, яшьләрне дә чит ил машиналарында эшләргә дә өйрәтә. Балалар мәктәп елларны өйдә үз-үзләрен карап үсәләр.

Нинди генә тәрбия ысулларын кулландылар икән алар? Әллә ана назы бик көчле булды микән? Бернигә карамастан балалар мөстәкыйльлеккә өйрәнеп, тәрбияле, рәхимле, шәфкатьле, кыз балалар кебек бөтен эшне эшләп үсәләр. Әти-әниләре эштән кайтуга юып-җыеп, пешереп көтеп алганнар малайлар.

- Кыз балабыз булмаганга бер дә үкенмим, чөнки ир малайлар кызлар эшен эшләп, хатын-кызның кадерен белә торган чын ир-егетләр булдылар, - ди Ания ханым.

“Яңарыш” газетасында (№10, 9.03.2018) “Айнуллиннар гаиләсе” исемле мәкалә дә бастырылып чыкты. Шунда Ания ханымның ата-бабаларыннан алып бүгенге көннең оныкларына кадәр 7 буын шәҗәрәсе төзелгәнлеге турында язылган.

Ул үзенең әти-әнисе белән бик горурлана, чөнки олы кызлары буларак, әтисенең уң кулы булган. Ания апа әтисенең сугышта йөргәннәрен сөйләгәнен ишеткәнем булмады, ди. Күрәсең, сугыш мәхшәрләрен онытырга теләгәндер.

Әтисе Хәсән Гыйрфан улы Айнуллин акыллы, бик тырыш кеше булган. Ания апа һәр елны сугыш кырында һәлак булган, исемсез югалган, әсирлектә калган, кайтып мәңгелек дөньяларына киткән туганнары, авылдашлары, әтисе рухына багышлап Коръән уздырып тора.

Олы уллары Эдуард тәртипле, мәктәптә “5”ләргә генә укый. Төмән дәүләт университетының “Дәүләт муниципаль идарәсе” буенча һөнәр иясенә укып чыга. Өйләнгән, балалары - Регина белән Галияр үсәләр. Хатыны Зөлфия Тубыл педагогия институтының филология факультетын тәмамлаган. Уллары Галияр медицина академиясенең I курсын, ә кызлары кызыл диплом белән медицина көллиятен тәмамлады. Хәзер инде Регина да медицина академиясенә керергә җыена. Уртанчы уллары Альберт 1999елны Төмән дәүләт авыл хуҗалыгы институтының ветеринар медицинасы факультетын уңышлы тәмамлый. “Төмән бройлер” кошчылык фабрикасында санитар табибы булып 10 ел эшли. Хатыны Гөлнара участок начальнигы, ире белән тырыш хезмәт юлларында күпсанлы дәүләт бүләкләренә лаек булдылар. Бүгенге көндә Альберт Мөхәммәтгали улы Төмән районының татар милли-мәдәни автономиясенең рәисе. Уллары Артур белән Эдгар мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыйлар. Балалар кечкенәдән йорт эшләрендә булышалар. Эдгар физика-математика түгәрәкләренә йөреп, ярышларда I һәм II урыннарны яуласа, Артур рус һәм туган телдә шигырьләр сөйли. Малайлар дин буенча да алда баралар. Коръәннән сүрәләр, намаз укыйлар.

Ания апа белән Мөхәммәтгали абыйның кечкенә уллары Роберт Төмән дәүләт нефть һәм газ университетының “Нефть-газ эшкәртү чыганагы” факультетын тәмамлап, бүгенге көндә һөнәре буенча участок начальнигы булып эшли. Хатыны Галина белән ике кыз үстерәләр.

Сүз дә юк, Алтынгузиннар илебезгә тырыш, уңган өч егет үстергәннәр. Алар барысы да югары белемле, эшләрендә мактаулы, яңа үрләр яулап яшиләр.

“Әти белән әни безгә – өч улларына һәм оныкларына изгелек, татулык, тырышлык һәм хезмәт сөю үрнәге булдылар. Алар безнең өчен иң гүзәл, иң кадерле кешеләр”, - ди балалары.

Бер гаиләдә дә барысы да ал да гөл бармый. Һәркем ниндидер сынауларны, киртәләрне үтәргә тиеш. Иң мөһиме, бирешмичә, сыгылмыйча, җилгә каршы нык басып калырга кирәк.

“Әти-әнигә яшьләрдән күп кирәкми бит, якты йөз, тәмле сүз – шул җитә. Аллага шөкер, киленнәрем әйбәт, тормыш өчен тырышалар, балалары һәм ирләре каршында үз бурычларын үтиләр. Безгә дә яхшы, итагатьле. Тормышыма, балаларыма, оныкларыма канәгать, Ходайдан мең шөкер. Гомеремнең бер көнен дә үзем өчен яшәмәдем”, - ди Ания апа.

Алтынгузиннар гаиләсенең тату тормыш коруларына тиздән 50 ел тула. Әйе, Ания апа кебек сабыр, акыллы хатыннар гына шундый бала-оныклар тәрбияли ала. Олыгайган көннәрендә Мөхәммәтгали абый белән тигезлектә, кадер- хөрмәттә яшәүгә ирешкәннәр икән, димәк, моңа алар чын мәгънәсендә лаек.

Шундый тату, күркәм, иманлы гаиләләр күбрәк булсын иде. Бу гаиләләрдә балалар өлкәннәрдән үрнәк алып, рухи-әхлакый, дини тәрбия нигезләрен үзләштереп, олыларны хөрмәтләргә өйрәнеп үсәләр.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума