Материалы

Ике гает арасында никах уздырырга ярыймы?

последние и лучшие новости искусства в мире

Каян чыккандыр, безнең татар халкында ике гает арасында никах укытырга ярамый икән дигән сүз киң таралган. Янәсе, Рамазан ае тәмамланып, Ураза гаете узгач, Корбан бәйрәменә кадәр аралыкта (68-70 көн чамасы вакыт) никах укытырга, туй үткәрергә ярамый. Бу нәрсә белән бәйләнгән, каян чыккан сүз икәнен әйтә алмыйбыз, ләкин бу сүзләр нигезсез.

Ислам динендә ике Гает арасында да никах укытырга ярый, андый тыю юк. Мәсәлән, Шәүвәл ае, Рамазаннан соң килә торган, нәкъ ике гает арасындагы ай. Ә Хәнәфи мәзһәбенең зур галимнәренең берсе – Гали әл-Кари хәзрәтләре “Гайнел гыйлем” китабында: “Шәүвәл аенда никахланыгыз, чөнки Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) Гайша (разыйаллаһү ганһә) белән никахы һәм Гайшәнең Пәйгамбәребез йортына килүе дә шушы айда булды”, — дигән.

Шуңа да, һәрбер белер-белмәс сөйләнгән кешенең сүзен тыңламаска, кирәкле мәгълүматны мәчетләребездәге гыйлемле имамнардан алырга кирәк. Бүгенге көндә, әлхәмдүлилләһ, мәчетләребез эшли, гыйлемле хәзрәтләребез дә җитәрлек.

Динебездә никах — изге гамәлләрдән санала. Пәйгамбәребез: «Никахланыгыз, күбәегез, Кыямәт көнендә өммәтемнең күплеге белән мин горурланырмын», — дигән. Бу сүзләрне онытмасак иде. Изге гамәлне никадәр иртәрәк кылсак, шулкадәр яхшырак. Шуңа күрә, бер дә шикләнмичә, ике Гает арасында никахлар үткәреп, яшьләрне мөмкин кадәр иртәрәк кавыштыру хәерлерәк.

«Нур» татар сайты.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума