#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Икесе дә пар килгән

последние и лучшие новости искусства в мире

42-5Август аенда Исәт районында төрле яшьтәге пенсионерлар арасында ветераннар бәйгесе узды. 80 яшькә кадәрге пенсионерлар арасында Югары Егәнледән беренче урынны Мәликә Әхмәтҗан кызы Нәҗметдинова (Фәйзуллина) һәм Сәгыйд Сабир улы Ихсанов алдылар.

Аларның балачагы һәм яшьлек еллары туган авыллары Югары Егәнледә үтте. Икесе дә бер сыйныфта укыдылар, зурайгач клубка йөри башладылар. Мәликә 7 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Төмән шәһәренә укырга китә. Сәгыйд күпмедер вакыт авылда эшли.

1959 елда Коммунар авылына механизаторлыкка укырга китә, ә 1966 елда аны бригадирлар курсларына җибәрәләр. Кайткач бригадир ярдәмчесе булып эшли. Гаилә кора, улы һәм кызы туа. 1967 елда Ялутор шәһәренә күчеп китәләр. Анда «Сельхозтехника»га эшкә урнаша. Аның гомуми эш стажы - 43 ел.

Мәликә Төмәндә 10 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, тегүчелеккә укып чыга. Артельдә, аннары ательеда эшли. Шуннан лаеклы ялга китә, хезмәт ветераны. Төмәндә кияүгә чыга, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Тормыш иптәше озак авырудан соң терелә алмыйча вафат була. Мәликә ялгыз кала. Балалары таралышып, үз гаиләләре белән яшиләр.

Бервакыт җәен бакчада эшләп арыгач, ял итәргә булган. Шул вакыт ишек шакып, бер ир-ат кергән. Мәликә аны шунда ук танымый, бик гаҗәпләнә. Ул Сәгыйд булып чыга, Мәликәнең тол калганын белгәч, адресын табып эзләп килә. Ул да берүзе, хатыны белән аерылышкан, балалары аерым яшиләр икән.

2013 елда Сәгыйд белән Мәликә бергә яши башлыйлар. 2016 елда туган авылларына кайтып, йорт сатып алып төзекләндерделәр. Икесе дә табигатьне яраталар. Мәликә Әхмәтҗан кызы чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнә башлады. Ишегалларында чәчәкләрнең ниндие генә юк! Койма янында зур булмаган ике нарат агачы да утыртканнар. Аларның йорт яныннан узганда, матурлыкка сокланасың. Бакчалары да бар, авылда ансыз яшәп булмый бит. Сәгыйд Сабир улы аңа һәр эштә ярдәм итә. Бергәләп эшлиләр, урманга җиләк-җимеш, гөмбә җыярга йөриләр. Аларга керсәң, хуҗалар бик җылы каршы алалар, өстәлләрендә һәрвакыт пешкән аш, кайнатмалар, камыр ризыклары, салатлар, өйдә - чисталык һәм тәртип. Сәгыйд абый әле балыкчы да, ә Мәликә апа ул кайткач балык шулпасы, эретнек пешерә.

Балалары әти-әниләре янына кунакка еш киләләр, авылда ял итәргә яраталар, бакчада, хуҗалык эшләрендә булышалар.

Ә без аларга гаилә бәхете һәм иминлек, әлбәттә, нык сәламәтлек телибез. Ишегалларында һәм йорт тирәсендә һәрвакыт чәчәкләр атсын. Чәчәкләр бар икән, димәк, йорттагы һава торышы җылы, уңайлы, кояшлы.

Ачилә ИХСАНОВА.Исәт районы, Югары Егәнле авылы.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836